Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт шәһәре башлыгы булып сайланды

Гүзәл Хәбетдинова исә Әлмәт шәһәре башлыгы итеп сайланды. Бишенче чакырылыш шәһәр Советының беренче утырышында шундый карар кабул иттеләр. 2024 елның ноябреннән Әлмәт районы Башкарма комитетын җитәкләгән Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасын депутатларга Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте.

Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләргә, шәһәр һәм район активына сайлау кампанияләрен уңышлы тәмамлаулары өчен рәхмәт белдерде. “Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм сайлаучыларның активлыгы республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстанны алга таба үстерүне күздә тоткан юнәлешен хуплавын раслады, – диде парламент җитәкчесе. – Әлмәтлеләрнең һәм тулаем республиканың нефть төбәгенең алга таба да уңышлы эшләве бик мөһим. Нефтьчеләр республиканың социаль-икътисадый үсешенә гадәттәгечә саллы өлеш кертә».

Фәрит Мөхәммәшин әйтүенчә, сайлау нәтиҗәләре Әлмәт халкының районның бүгенге җитәкчлегенә ышануларын раслады. “Гүзәл Мөдәррисовна үзенең эшкә сәләтле булуын, кешеләр белән уртак тел таба белүен күрсәтте, аның кандидатурасын нефтьчеләр дә хуплады, – диде ул. – Җаваплы җитәкче вазыйфасына сайлангач, ул әлмәтлеләр, район һәм гомумән республикабыз халкы файдасына иң катлаулы бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам”.

Гүзәл Хәбетдинова кандидатурасы утырышта катнашкан депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды һәм ул шәһәр мэры булып сайланды. Район советы утырышы 24 сентябрьгә билгеләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре