Гүзәл Хәбетдинова «Батырлар» программасында катнашучы хәрбинең остазы булды

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция ветераны, «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Әлмәт районыннан Глеб Меркулов белән очрашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Глеб Меркулов - бай хәрби тәҗрибәле кеше. Ул 14 ел Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә багышлады, махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Аның бүләкләре арасында – «Диңгез пехотасы ветераны» истәлекле билгесе, «Кырымны кире кайтарган өчен» медале, «Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен» медале, «Сириядәге хәрби операциядә катнашкан өчен» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парадта катнашкан өчен» медале, диңгез пехотачыларының «ТАЙФУН» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының «Хәрби хезмәт өчен» билгесе, «Батырлык өчен» медале бар.

Шәхси очрашу барышында Гүзәл Хәбетдинова ветеран белән стажировка планы һәм уртак эш юнәлешләре турында фикер алышты. Ветеран муниципалитет эшенә кушылып киткән инде. Якындагы айларда җитәкче аның белән үзенең тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашачак, аңа һөнәри һәм иҗтимагый өлкәдә үсәргә ярдәм итәчәк.

— Чын герой өчен остаз булу минем өчен зур мәртәбә, - диде Гүзәл Хәбетдинова. - Бергәләп эшләү Глебка үз потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәр, ә аның тормыш һәм сугышчан тәҗрибәсе безнең район яшьләре өчен үрнәк булыр, дип ышанам.

Искәртик, республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычы – Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазифаларны биләү өчен махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

Программада катнашу өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан якынча 1 600 татарстанлы гариза биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре