Бер адәм диңгез буенда кармак белән балык тота икән. Шуннан үтеп баручы патша аңа якын килә һәм болай ди: «Кармагыңа беренче нәрсә эләксә, аның авырлыгы кадәр алтын бирермен».
Бераздан кармакка бер сөяк эләгә. Хөкемдар балыкчыга: «Нишләмәк кирәк, кармагыңа авыррак нәрсә эләкмәде», – ди дә аның белән сараена китә. Сарайда сөякне үлчәүгә куялар. Икенче ягына алтын акчалар тезәләр: биш, ун, егерме, илле... әмма үлчәүнең сөяк салынган ягы барыбер дә кыймылдамый. Өстән караганда күп булса 4–5 алтын тәңкә авырлыгы кадәр сөяккә аңа караганда уннан артык алтын куялар, үлчәү тәлинкәсе тула, ә сөяк һаман кыймылдамый да.
Бер галимне чакырып, моның серен сорарга булалар. Ул, сөякне кулына алып, бер карый һәм болай ди: «Бу сөяк – саран кешенең күз чокырыдыр. Бөтен хәзинә куйсагыз да кыймылдамас, чөнки ул туймас. Әмма бер уч туфрак аны тутырыр».
Чыннан да бер уч туфракны үлчәүнең икенче ягына салгач, сөяк тәлинкәсе калкып, өскә күтәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез