Шәһәрнең 1нче клиник хастаханәсе акушерлык стационарында санитария-чистарту эшләре алып барыла. Әлеге эшләр төгәлләнгәч, дәвалау учреждениесенең санитария-эпидемиологик хәленә бәя биреләчәк.
“Российская газета”, Кемерово өлкәсе – Кузбасс Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Бала тудыру бүлегенә кабул итү вакытлыча туктатып торылган, йөкле хатын-кызлар шәһәрнең башка роддомнарына җибәрелә. “Кузбассның бала тудыруга ярдәм итү хезмәте аналар һәм яңа туган балаларга кирәкле барлык медицина ярдәмен тулы күләмендә күрсәтү мөмкинлекләренә ия”, – дип белдерелгән төбәк Хөкүмәте һәм Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Реанимация бүлегендә булган барлык сабыйларның хәле тәүлек әйләнәсе бик җентекләп күзәтелеп тора. “Стационардан чыккан барлык хатын-кызлар һәм балалар да яшәү урыны буенча көчәйтелгән амбулатор күзәтүдә тотыла. Барысының да хәле әйбәт. Берсендә дә йогышлы авыру билгеләре юк. Шулай ук перинаталь үзәкнең медицина хезмәткәрләренә тикшерү үткәрелде – аларда да йогышлы авырулар табылмады”, – диелгән министрлык хәбәрендә. Биредәге вазгыять губернатор Илья Середюк контролендә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез