Гыйнвар аенда суыкларның көтелү-көтелмәвенә ачыклык керткәннәр

Ай азагына кадәр җылы булачак.

Татарстанда һава температурасы – нормадан 6 градуска югары. Хәзерге вакытта һава торышы Төньяк Атлантикадан үтеп кергән циклон йогынтысында формалаша, дип аңлатып үткән “Челнинские известия” хәбәрчесенә КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Атна ахырына берникадәр суыта. Көндез -7 градус, төнлә -12 градуска кадәр. Әмма ялларга янә җылытачак. Шуңа күрә Кач ману көннәрендә суыклар көтелми. Метеорологлар якшәмбе – 19 гыйнварда -3 градуска кадәр җепшек һава булачагы турында хәбәр итә.
“Гыйнварда явым-төшем буенча норма үтәлгән инде. Һава температурасы исә – нормадан югары. Хәзерге вакытта бик уңайлы һава хөкем сөрә. Әлегә көчле суыклар көтелми”, – дип сөйләп үткән Юрий Переведенцев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре