Һәлакәткә юлыккан самолет хуҗасының хатыны, берни булмагандай, социаль челтәргә чыккан

Гендер-пати үткәргәннәр: аларның кызы туачак.

Авиация бизнесына ия булучы Смирновлар гаиләсе Кама Тамагы районында “Cessna-172” очкычы һәлакәткә юлыкканнан соң (пилот, бер хатын-кыз һәм баланың гомере өзелгән) социаль челтәрләрдә күренә башлаган. Бизнес хуҗасының хатыны социаль челтәрләр алып баруга керешкән, дип яза “KazanFirst”.

Рената Смирнова (фаҗигадән соң профиленнән бизнес турында барлык искәртүләрен алып ташлаган булган), янә аккаунтын ачып, үзен туган көне белән котлаган һәм елның ничек тә җиңелрәк узуын теләгән. Моннан тыш июль азагында үзенең телеграм-каналын ачып җибәргән. Биредә фаҗигадән соңгы тормышы белән таныштыра башлаган. Бик нык курыкканнан соң күңеленә ничегрәк тынычлык табуы турында сөйләгән. Шулай ук сөенечле яңалыгы белән уртаклашан: гаиләре ишәячәк – кызлары туачак икән. Алар булачак балага мөрәҗәгать итеп, тәэсирле видео урнаштырган һәм гендер-пати үткәргән.

Степан Смирновның (аңа самолетның һәлакәткә юлыгуы сәбәпле 10 елга ирегеннән мәхрүм итү яный) аккауны, элеккечә үк ябык. “Летай с нами” акаунты да яңартылмый.

Исегезгә төшерәбез: фаҗига 10 июльдә булган. Смирновлар гаиләсе милкендәге “Cessna-172” самолеты һәлакәткә юлыгып, пилот, бер хатын-кыз һәм аның баласы үлгән. Һәлак булган хатын-кызның ире авыр җәрәхәтләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре