"Һәр 18 м²га бер эт яки мәче": фатирдагы йорт хайваннары санын чикләргә җыеналар

Дәүләт Думасына фатирда асрау өчен йорт хайваннары саны буенча норматив билгеләүне күздә тоткан закон проектын кертәчәкләр. Бу тәкъдим белән Думаның Гаиләне саклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Евгений Марченко чыккан, дип хәбәр итә “ТАСС”.

Документ нигезендә, “Россия Федерациясендә хайваннар белән җаваплы эш итү һәм аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” законга төзәтмәләр тәкъдим ителә. Проектта билгеләнгәнчә, торакның һәр 18 кв.м мәйданына күп дигәндә бер эт һәм бер мәче “туры килергә” тиеш.

Фәкать эт яки мәче балалаган очракта гына норманы вакытлыча арттырырга рөхсәт итү (эт яки мәче баласына алты ай тулганчы) каралган. Шул ук вакытта чикләү сукырларны йөртүче этләргә кагылмый.

Аңлатма язуында билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законда фатирлардагы йорт хайваннары санына лимит билгеләнмәгән. Шуңа күрә торакта кайчак 14-20 хайван асрау очраклары да күзәтелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре