Һава торышы белән бәйле рәвештә сак һәм игътибарлы булырга киңәш итәләр

Киләсе тәүлектә Татарстанда урыны белән томан, көчле яңгыр, яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә торган җил көтелә.

Томан вакытында машинада хәрәкәт итүчеләрнең дә, җәяүлеләрнеңн дә юлларда игътибарлы булулары сорала. Яшен вакытында реклама такталары, юл билгеләре, агачлар, электр приборлары астына качарга ярамый.

Шулай ук ерак юлларга чыгуны да кичектереп торырга киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре