Газетага язылу

Һиндстан ел ахырына кадәр Россия турист төркемнәре өчен визасыз режим кертергә мөмкин

Һиндстан якын арада – бәлки, 2025 ел ахырына кадәр – Россия турист төркемнәре өчен визасыз керү тәртибен гамәлгә ашырырга планлаштыра. Бу хакта республиканың Россия Федерациясендәге илчесе Винай Кумар хәбәр итте, аның сүзләрен «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» китерә.

Сәяхәтләрне җиңеләйтү турындагы килешүләргә Владимир Путинның 4–5 декабрь көннәрендә Һиндстанга ясаган визиты барышында ирешелде. Ул вакытта Премьер-министр Нарендра Моди оешкан төркемнәр өчен 30 көнлек визасыз режим кертү буенча эш алып барылуын игълан иткән иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә яклар барлыгы 29 бердәм документка кул куйдылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре