Газетага язылу

Ябылу ачылуга караганда күбрәк

Россиянең икътисадый тормышында сөенечле яңалык: бензин кризисы төгәлләнеп килә. «Коммерсантъ» байтак нефть эшкәртү заводларының ремонтланып, базарга ягулык чыгара башлавын хәбәр итә. Яңа дрон һөҗүмнәре дә күзәтелми. Ихтимал, Киевка Көнбатыштан басым ясалгандыр, чөнки Россия экспорты тукталу мотор ягулыгының (аеруча дизель) глобаль дефицитына китерә. Ни генә булмасын, чиратлар бетү һәм бәя тотрыклану безнең файдага.

 

Бизнес атмосферасы шулай да куанычлы түгел. FinExpertiza аудиторлык-консалтинг челтәренең аналитика хезмәте мәгълүматларына караганда, 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, яңа предприятиеләрне дәүләт теркәвенә куюлар саны соңгы 17 елдагы иң түбән дәрәҗәгә төшкән. Ә менә ябылган компанияләр саны кискен темплар белән арта. Ябылулар ачылуларга караганда ике тапкыр күбрәк икән. «Реальное время»: «Татарстан компанияләр саны иң күп кимегән төбәкләр арасында беренче унлыкка керде», – дип яза. Бездә 3,3 мең компания ябылган, яңа 1,9 мең генә компания теркәлгән. Мәскәүдә 27,7 мең компания ябылып, 20,3 мең теркәлгән.

 

Бөтен Россия буенча караганда, вазгыять болайрак: быел беренче яртыеллыкта 66,7 мең яңа компания теркәлгән. Үткән елның шул чорындагы белән чагыштырганда 23,6 процентка кимрәк. Белгечләр моны эшлеклелек активлыгы кимүе билгесе, диләр.

 

Соңгы тапкыр мондый хәл 2011 елда күзәтелгән. Әмма ул чакта ябылу өянәге кыска вакытлы булган. Хәзер вазгыять башкача. Компанияләр саны кимү инде өч ел дәвамында күзәтелә. Россиядә бүген 2,5 миллион компания теркәлгән икән. Узган елгы белән чагыштырганда, 2,1 процентка кимрәк. Санга карап, бер нәтиҗә ясарга мөмкин: берничә генә кеше эшли торган компанияләр күп. Бизнесның күпчелеге – 85 проценты – салым органнары карары белән административ тәртиптә ябылган. Компанияләрнең 14,4 проценты гына хуҗалары инициативасы белән эштән туктаган.

 

Илдә кече һәм урта бизнесның хәле мөшкелләнә. «Национальные кредитные рейтинги» дип аталган рейтинг агентлыгы быел 1 майга кредиты булган кече һәм урта бизнесның һәр алтынчысы бурычын түләүне кичектерүен әйтә. 623,8 миллиард сумлык бурыч түләнми көтеп тора. Салымнар арту, процент ставкасының югары булуы – ябылуның төп сәбәпләре.

                       

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре