Татарстанда тиздән яңа сәнәгать һәм сәүдә министрлы билгеләнәчәк. Бу хакта журналистларда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
Исегездә булса, элеккеге министр Альберт Кәримов федераль вазыйфага алынды.
- Мәгълүмат, указ чыгуга, барысы да билгеле булыр, - диде Лилия Галимова. - Альберт Кәримовка яңа урында уңышлар телик. Аны алда зур эш көтә. Безнең Татарстан кадрлары Мәскәүдә дә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез