Узган тәүлектә, республика аша төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон узу сәбәпле, күпчелек районнарда кыска вакытлы яшенле яңгырлар, урыны белән көчле җил һәм боз яву күзәтелде. Һава температурасы кичә көндез +17...+22, төнлә +6...+12 градус тәшкил итте. Бүген көндез Татарстанда циклон йогынтысында кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Көн үзәгендә термометрның терекөмеш баганасы +16...+19 градуска кадәр күтәрелде.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, киләсе тәүлектә – 29 августта һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Көндез +17...+22, төнге сәгатьләрдә +7...+11 градус. Шимбә – 30 августта республикага чираттагы җылы циклон үтеп керәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +19...+24, төнлә +6...+11 градус күрсәтәчәк. Якшәмбе – 31 августта төнлә яңгырлар явып узачак. Көндез һава температурасы +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +12...+17 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе – 1 сентябрьдә көндез бик җылы: +24....+29 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез