Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе бу ялларда республика юлларында рейдлар узачагын хәбәр итте. ЮХИДИ инспекторлары юлларда кагыйдә бозучыларны аулаячак.
«Рейдлар юллардагы җитди кагыйдә бозу очракларын, шул исәптән, исерек килеш яки машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән хәлдә рульгә утыручыларны ачыклау өчен оештырыла», – диелә хәбәрдә.
Моннан тыш каршы як полосага чыгу очракларын кисәтү дә күздә тотыла. Дәүләт автоинспекциясе идарәсе юлларда сак булырга, юл кагыйдләрен төгәл үтәргә киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез