Ял көннәрендә Татарстанда 30 градуска кадәр кыздырачак. Республика синоптиклары шулай ди. Бу атна ахырында эссе, кыска вакытлы яңгырлы һава торышы вәгъдә иткәннәр.
Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез +29 градуска кадәр җылытачак. Кыска вакытлы явым-төшемнәр, яшен булырга да ихтимал. Җил секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә +5...+10 градус, көнчыгыш районнарда +15 градус җылы булачак. Шимбә төнлә +9...+14 градус, көндез +24...+29 градус җылы фаразлаганнар. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр ихтималы да бар. Якшәмбе яңгыр вәгъдә итмәгәннәр, көндез +30 градуска кадәр эссе көтелә. Киләсе атна башында да чын җәйге һава торышы булачак. 3 һәм 4 июнь көннәрендә көндез +31 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез