Җиде кат уйлап, бер кат түлисе! Теге яки бу чарага билет алганда әнә шул кагыйдәне истә тотарга кирәк хәзер, дип кисәтә белгечләр. Кино, театр, цирк, хоккей, футбол… Бу чараларга йөрүчеләр арасында алданучылар да, алдаучылар да җитәрлек бүген. Күңел ачам дип, ярык тагарак янында калмас өчен нишләргә? Акчаны кире кайтарып буламы?
Сайттан гына аласы
«Кайчаннан бирле Камал театрындагы «Ситса туй» спектакленә билет таба алмыйбыз. Чыгышка ук сатылып бетә. Хәзер аны игъланнар сайтында да саталар икән. Бер билет 3 мең сумнан, ди. Шуннан гына алсак ничек булыр икән? Чын билетлармы ул?» Укучыбыз редакциягә шулай дип шалтыратты. Камал театрында соңгы арада халык ургылып йөргән иң популяр спектакльләрнең берсенә, дөрестән дә, җиңел генә билет табам димә. Үзебез дә көнен сагалап торып кына эләктерә алдык. Шуңа игъланнар сайты аша сатылган ат бәясе билетлар (1 билет – 3 мең сум. – Ред.) үземә дә кызык тоелды.
Шулай игълан буенча шалтыратып карыйсы иттек. Күренеп тора: игълан яңарак кына эленгән. Билет сатучы – бу сайтта яңа кеше, моңа кадәр сайт аша бернәрсә дә сатмаган. Шалтыраттым моңа.
– Билет алганда спектакль узачак көнгә игътибар итмәгәнмен, – ди сатучы. – Төймәгә баскач кына аңладым. Ул көнне барырга җаебыз туры килми, билетларны шуңа сатабыз.
– Билетларны кая җибәрәсез, акчаны ничек түлисе?
– Билетны «Ватсап» аша җибәрәм. Акчаны башка кеше исеменә күчерергә кирәк.
– Кемгә инде ул?
– Нигора исемле хатын-кызга.
– Андый исем ишеткән юк иде татарда.
– Билетларны алсагыз алыгыз, алмасагыз, баш катырмагыз, сораучы күп!
Сатучы белән сөйләшү әнә шулай кинәт кенә өзелде. Театр җитәкчелегенең исә бу уңайдан җавабы бер. Спектакльләргә билетларны бары тик театрның рәсми сайтыннан гына алырга кирәк! Яңа бинага күчкән чорда җитәкчелек бу уңайдан берничә кат рәсми белдерү белән чыгарга мәҗбүр булды. Ник дигәндә, халыкның үзәгенә үткән мошенниклар Камал театры тарихындагы бу мөһим вакыйгадан да үзләренә файда эшләп калырга тырыша икән. Яңа бинада узачак спектакльгә билет алам дип алданучылар пәйда булды.
– Зинһар, игътибарлы булыгыз, ялган билетлар чын билетлардан аерылмый диярлек. Спектакльгә ялган билетлар буенча керү мөмкин түгел. Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз һәм акча югалтсагыз, алар белән аралашкан хатларның скриншотын ясарга һәм хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез, – дип кисәтәләр Камал театрында.
Икебезгә бер билет
Театрга билет алам дип алданучылар арасында Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева да бар. Март башында Камал театрының яңа бинасында узачак спектакльгә билет алып, туганына бүләк ясарга теләгән ул. Әмма театрның рәсми сайтындагы билетлар сатуга чыгышка ун минут эчендә беткән. Шуңа күрә берәр билет килеп чыкмасмы дигән өмет белән театрның телеграм-каналына язылып куйган җырчы.
– Төнлә бер егет анда: «Билетлар алган идек, бара алмыйбыз. Кемгә билетлар кирәк, миңа языгыз, 4 билет», – дип язган. Миңа нәкъ 4 билет кирәк иде. Шундый сөендем, тизрәк аңа яздым. Беркемгә дә бирмәгез, мин алам, дидем. Ул миңа иртән җавап бирде, билетларның бәясен, урыннарны әйтте. Күңелдә барыбер шик бар иде. «Сез мошенник түгелме? Миңа саткан билетны тагын берәр кешегә сатмассызмы?» – дип тә сорадым әле. «Юк», – ди. Шуннан аңа 4800 сум акча күчердем. Биш минуттан ул миңа билетларны җибәрде. Анда барысы да язылган, чын билетка охшаган, – дип искә ала ул көнне Айгөл Бариева.
Әмма сөенеч дигәнең озак бармый. Көндез җырчыга бер апа яза. Баксаң, теге егет шул ук билетларны бу апага да сатарга маташкан икән. Җырчы тиз арада егетнең үзенә яза. Ни гаҗәп, тегесе берни булмагандай җавап бирә, игъланны алырга онытканмын дип аклана. Җырчы кулындагы билетларны Камал театрының кассасында эшләүче танышына да күрсәтеп караган. Ул исә: «Бу – ялган билетлар. Театрда мондый рәт юк», – дип аяктан ега язган.
– Яңа бинада андый урыннар гомумән юк икән. Калганы барысы да охшаш, бары тик кечкенә хәрефләр белән башка оештыручы күрсәтелгән. Мин моңа игътибар итмәгәнмен, – ди Айгөл Бариева. – Теге егет миңа акчаны башка кеше номерына күчерергә кушкан иде. Акчаны күчергән шул номерга шалтыраттым. Әлхәмдүлилләһ, ул бик әйбәт егет булып чыкты, мине тыңлады, акчаны кире күчерде. Ул Новосибирскида ук яши икән. «Миңа акча килде», – диде. Бу «өчпочмак схемасы» булган. Ул егет криптовалюта белән шөгыльләнә, ул да алданган булып чыга. Ягъни билет саткан егет икенче егеттән мин күчергән акчага криптовалюта алган булып чыга.
Фокус түгел
Узган елның декабрендә Казан циркындагы Яңа ел тамашасына билет сатып алучыларны да мошенниклар алдаган иде. Циркка аннан алдагы елны сатылган билетларның штрих-кодын гына үзгәртеп сатучылар да булды.
– Мондый билетлар белән без тамашага кертә алмыйбыз, билгеле. Электрон система андый билетларны укымый. Циркка бернинди катнашы булмаган сервисларда тәкъдим ителгән билетларны да алырга ярамый, – дип кисәтәләр Казан циркында.
QR-код аша алдыйлар
Соңгы арада мошенниклар халыкны QR-код аша алдый башлаган. Алар бу тамганы подъезд ишекләренә, кеше күп йөри торган урыннарга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләренә ябыштыра башлаган. Бу хакта Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте. Кеше шуның аша керсә, кырыгалдарлар аның турында бөтен шәхси мәгълүматны кулына төшерәчәк. Мошенниклар аны, үз чиратында, микрозаем рәсмиләштерү яки кеше исеменә кредит алу өчен файдаланачак. Хокук сакчылары, гомумән, теләсә кайсы куар-код белән эш иткәндә сак булырга куша. Шикле тоелган QR-кодлар аша түләргә ярамый, дип кисәтә министр.
Белгеч фикере
Теге яки бу чарага билет сатып алганда ничек алданмаска?
«Яндекс» афиша сервисы җитәкчесе Данил Гребенев киңәшләре
Билетларны алыпсатарлардан алганда икеләтә, хәтта өчләтә акча чыгарып салуыгыз көн кебек ачык. Шуңа күрә ниндидер шәхси белдерү аша теге яки бу чарага билет сатып алганда, иң элек аны рәсми сайттагы билет хаклары белән чагыштырыгыз. Алыпсатарда билет хакы 3–4, хәтта биш тапкыр арттырылган, ә рәсми сайтта билетлар калмаган икән, бәлки ул чарага бармыйча сабыр итеп тору хәерлерәктер? Билетны ат бәясенә алу – бер бәла. Мошенниклар тозагына эләксәгез, бөтенләй акчасыз да, билетсыз да калуыгыз бар. Ник дигәндә, билет сатучы ялган сайтларны рәсмиеннән аерып булмый диярлек. Шулай да мошенникларныкын берничә билге буенча фаш итеп була:
* Ялган билет саткан сайтларда бик вак хәрефләр белән «рәсми сайт түгел», «сайт-консьерж», «брокер/билет брокеры» дигән сүзләр була. Мошенниклар шул рәвешле үз өстеннән җаваплылыкны төшерә: сатып алучы дәгъва белдерә калса, үзе гаепле – болар кисәткән, акка кара белән язып куйган бит, янәсе.
* Ялган сайтта мәгълүмат аз була. Анда сез барырга җыенган чара, анда катнашачак актер, артист, спортчы һ.б. турында бер мәгълүмат та таба алмыйсың. Архив хәбәр, материаллар да булмый.
* Сайтның ялганмы-чынмы икәнен анда күрсәтелгән номер буенча шалтыратып та белешеп була.
* Гомумән, алданмас өчен, билет сатып алыр алдыннан сайтны яхшылап тикшерегез. Шәхси битегезгә катлаулы логин-пароль куегыз. Алган билетыгызны башка кешегә бирмәгез, билет фотосын социаль челтәрләргә куймагыз.
Белгеч фикере
Билет сатып алганда алдансаң, акчаны кире кайтарып буламы?
Роман Архипов, юрист:
– Сез ялган билетны инде сатып алырга өлгергәнсез икән, акчаны кире кайтару ихтималы бик аз. Мошенниклар һәрчак бер адым алдан йөри. Сез полициягә гариза язып, сезне алдаган кешенең кем икәнен ачыкласагыз да, югалткан акчагызны киреп кайтарып булуы икеле. Ник дигәндә, мошенниклар урлаган акчаларын үз счетларында сакламый. Аны тоткан очракта да, мошенникны ирегеннән мәхрүм итмәячәкләр, чөнки билет хакы ул дәрәҗәдә зур түгел. Ул сезгә китергән матди зыянны каплап кына котылачак. Шулай тырышып карарга мөмкин. Билет алганда түләнгән акчаны кире кайтарыйм дисәң, сезнең кулда мошенник белән язышуыгызның, билет сатып алган сайтның, андагы игъланның скриншоты, акча түләвегезне раслаган квитанция булырга тиеш. Шуларның барысын да полициягә алып барып, гариза язарга кирәк. Билетларны сайт аша түгел, кулдан сатып алган очракта да шуларны ук эшлисе булачак. Бу кешедән алданган башка кешеләрне табып, гаризага аларның күрсәтмәләрен беркетсәгез дә яхшы булыр.
Сүз уңаеннан
«Ак барс» хоккей клубы билет алыпсатарларына каршы күптәннән көрәш алып бара. Башкача мөмкин түгел чөнки. Плей-офф җитеп, команда финалга таба барганда, алыпсатарлар кулындагы билет хакы чын мәгънәсендә ат бәясенә җитә. Моңа чик кую максатыннан, баштарак клуб билет сатып алуга чикләүләр кертте. Бер кеше матчка күп дигәндә биш билет кына сатып ала ала иде. Бер банк картасыннан да тәүлегенә бер тапкыр гына түләп булды.
Быелгы плей-офф алдыннан исә «Ак барс» клубы билет алу шартларын тагын да катлауландырды. Билетларны ике чират белән генә алып була. Иң беренчеләрдән булып
билетлар документлар ярдәмендә шәхесен раслаган җанатарларга сатыла. Калганнарга аннары таратыла. Әмма алыпсатарларны бу да туктата алмады. Мәскәүнең «Динамо» командасы белән уенга билетлар бер мизгелдә сатылып бетте. Аның каравы уенга билетларны бушлай игъланнар сайты аша сатып алырга мөмкин иде. Кесә калынлыгына карап, төрле бәядәгесе бар. Берәүләр хоккейга билетларны 2–3 мең сумга сатса, икенче берләре 5–8 мең, хәтта 20 мең сумга озатырга тырышты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез