Күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Көндез һава температурасы +15...+20, төнлә +7...+12 градус тәшкил итәчәк. Якшәмбе – 13 сентябрьдә урыны белән аз гына явым-төшем булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +15...+20 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +5...+10 градус.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе – 14 сентябрьдә кайбер районнарда аз-маз яңгыр көтелә. Сишәмбе – 15 сентябрьдә явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы +17...+22 градус чикләрендә тирбәләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез