Ялларда һава торышы нинди булачак?

Республикада җылы, шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы урнашты.

Ял көннәрендә циклон көнчыгышка таба күчәчәк. Шуңа да республиканың көнчыгыш районнарында төнге сәгатьләрдә яшенле яңгыр явуы ихтимал. Шимбә – 9 августта көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча уртача температура +21...+26 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +12...+17 градус. Якшәмбе – 10 августта урыны белән кыска вакытлы, ә кайбер районнарда яшенле көчле яңгырлар көтелә. Төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы +12...+17 градусны күрсәтсә, көндез температура +25 градустан артмаячак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында һава торышы шулай ук тотрыксыз булачак. Көндезге сәгатьләрдә температура +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре