Ялларга һава торышын фаразладылар

Республикадагы һава торышына циклон йогынты ясый. Көндез һәм кичке якта кыска вакытлы яңгыр, урыны белән боз ява, яшен күзәтелә, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. 

Шимбә – 16 августта көндезге сәгатьләрдә Татарстан буенча уртача температура +19...+24 градус булачак. Төнлә +10...+15 градус. Якшәмбе – 17 августта көндез температура +26 градуска кадәр күтәрелергә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы +8...+13 градусны күрсәтәчәк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында циклон йогынтысында җылы, яңгырлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә температура +22...+27 градуска кадәр күтәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре