Яман шеш белән авыручылар да, аны җиңүчеләр дә арткан

Узган елда илдә барлыгы 698 693 кешедә яман шеш ачыкланган. Бу – 2023 елдагыга (674 587) караганда 24 106 очракка зуррак сан.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, авыручыларның 61 процентында онкологияне иртә стадиядә ачыклауга ирешелгән. Бу исә сырхауның савыгып аякка басуына өмет-ышанычны бермә-бер арттыра.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергәнчә, илдә соңгы 5 ел эчендә яман чирдән савыгучылар 9 процентка арткан. Аның әйтүенчә, әлеге авыруга каршы көрәштә гаять зур уңышка ирешү, дигән сүз бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре