Газетага язылу

Яман шеш диагнозы куелган пациентларның уртача яше арткан

Илдә соңгы ун елда беренче тапкыр яман шеш диагнозы куелган пациентларның уртача яше арткан.

Ир-атларда – 1,8 яшькә, хатын-кызларда – 1,1 яшькә. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәмен һәм шифаханә-курорт эшен оештыру департаменты директоры Екатерина Каракулина хәбәр итте. «Яман шеш белән авыручыларның уртача яше арта башлады», – дип аңлатты ул. Екатерина Каракулина сүзләренчә, бүген онкология авыруларын ир-атларда уртача 65,9 яшьтә, ә хатын-кызларда 64,8 яшьтә ачыклыйлар.

Сүз уңаеннан, Татарстанда яшәүче 128 мең кешегә яман шеш диагнозы куелган. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткән иде. Аның сүзләренә караганда, бу – республика халкының 3 проценты дигән сүз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре