Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яман шешне һөнәри авырулар исемлегенә кертергә тәкъдим иткән. Хокукый актлар проектлары рәсми базасында бу җәһәттән тиешле карар урнаштырылган.
Ведомство рак китереп чыгаручы факторлар исемлегенә ультрашәмәхә нурлар һәм кояш нурланышы (күзләргә тискәре йогынты ясый), корым (тән тиресе һәм үпкә рагына китерә), мышьяк (үпкәдә, тән тиресендә һәм сидек капчыгында шешләргә китерә), төтен һәм дизель ягулыгы (үпкәгә начар тәэсир итә) кебек тагын 43 факторны өстәргә тәкъдим итә.
 Россия Хезмәт конфедерациясе башкарма комитеты рәисе Игорь Ковальчук “Коммерсант” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, исемлекне киңәйтү – дөрес адым. Аның фикеренчә, эш урыннарын яхшыртуга этәргеч бирәчәк бу.
Бөтендөнья Яман шешне өйрәнү фонды мәгълүматларына (2022 елга) караганда, Җир шарында барлыгы 18,7 миллион кеше яман шештән интегә. Шуның 9,5 миллионы – ирләр, 9,1 миллионы – хатын-кызлар. Яман шеш дөньяда үлем-китем сәбәпләре исемлегендә икенче урында тора. Фонда әйтүләренчә, яман шешне профилактикалау – XXI гасырда сәламәтлек саклау өлкәсенең иң җитди проблемаларыннан берсе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез