Үлеменең сәбәбе каты авыруга бәйле.
Молчанов 1950 елның 7 октябрендә Мәскәүдә туган. Яшьлек елларында теннис белән шөгыльләнгән, яшьләр арасында парлы разрядта СССР чемпионы булган. 1973 елда Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. 1973-1986 елларда “Новости” матбугат агентлыгында редактор, тәрҗемәче, Нидерландта хәбәрче булып эшләгән. 1975–1981 елларда нацистлар җинаятьләре буенча журналист тикшерүләре белән шөгыльләнгән.
2005 елдан “Орфей” радиосында “Рандеву с дилетантом” программасын алып барган. 2010 елларда Мәскәүнең “Останкино” телевидение һәм радиотапшырулар институтының журналистика факультетында иҗади остаханәгә җитәкчелек иткән. 20гә якын документаль фильм авторы. Хатыны – журналист Консуэло Сегура (2022 елда вафат). Бертуган апасы – танылган теннис остасы, телевидение комментаторы Анна Дмитриева (2024 елда вафат булган).
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез