Яман шештән уйлап табылган даруга тәүге сынаулар үткәрелә башлаган

Яман шеш авыруларыннан интегүчеләрне дәвалау өчен булдырылган “Лина М” компаниясе препараты – клиник сынауларның тәүге стадиясендә. Бу хакта “ТАСС” Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Даруга 3 тапкыр клиник тикшеренү уздырырга кирәк.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә аның нәтиҗәсе һәм сәламәтлеккә куркынычсыз булуы турында сөйләргә иртәрәк әле.
Ведомствода басым ясап әйтелгәнчә, тикшеренүләрнең барлык этаплары төгәлләнгәннән соң гына препаратның нәтиҗәлеме-түгелме икәнен билгеләп булачак. Фәкать Дәүләт реестрына кертелгән дарулар гына кулланылышка чыгаруга рөхсәт ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре