«Моннан тыш, Ижевскидан Мәскәүгә якынча 30 өстәмә рейс билгеләнәчәк, алар Казанда тукталыш ясаячак. Шулай ук Ижевскидан Санкт-Петербургка өстәмә поезд Татарстан башкаласында тукталып үтәчәк», – диде ул.
Ананьин билгеләп үткәнчә, Яңа ел каникуллары вакытында Казан – Котлас юнәлешендә, шулай ук Кар кызының туган ягына – «Казан – Кострома» маршруты буенча «балалар поездлары» да йөриячәк.
«Яңа ел төнен юлда каршы алучы пассажирларны сюрпризлар көтә. 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә тимер юлчылар пассажирларны тавыш көчәйткеч аша котлаячак, 10 яшькә кадәрге балаларга татлы күчтәнәчләр таратылачак. Вагон-рестораннарда пассажирларга махсус бәйрәм менюсы тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм чаралары Яңа ел төнендә вокзалларда да узачак», – дип ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез