Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 180 меңгә якын турист булып киткән. Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова әйтүенчә, бу күрсәткеч узган елның шушы ук чорындагыга караганда 6,5 процентка арткан.
Татарстан башкаласы кунаклары шушы чорда 1,2 миллиард сум чамасы акча тоткан (2023 елдагы белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк). Кунакханәләр ассоциациясе мәгълүматлары буенча, озын яллар вакытында кунакханәләр уртача 79 процентка тулган. 3-5 гыйнвар көннәрендә исә бу күрсәткеч иң югары ноктасына җитеп, 100% тәшкил иткән.
Туристлар бигрәк тә Казан Кремлен үз иткән. Яңа ел бәйрәмнәрендә 268 мең кунак аны карарга килгән. Узган елгы күрсәткечтән 41 процентка зуррак сан бу. Казан акварпаркы һәм Татарстан Милли музее да – лидерлар сафында.
Дарья Санникова әйтүенчә, озын бәйрәмнәрдә шәһәрнең ресторан-кафелары да кешедән бушап тормаган. Күпчелек рестораннарда Яңа ел банкетлары өчен җәен һәм көзен үк урын алып куелган. Бәйрәмнәрдә рестораннарның тулылыгы 100% тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез