Газетага язылу

Яңа ел бүләге: 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар күпмегә артачак?

Суыклар булмады, ә җылылык өчен барыбер түлисе. Бу көннәрдә кулына ноябрь өчен счет-фактура кәгазе алучылар әнә шулай дип зарлана.

Яңа ел бүләге: 2026 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар күпмегә артачак?
Автор фотосы

Һава торышы гына исәп-хисапны белми: карсыз кышка ияләшеп кенә килгәндә, бу атна башында термометр баганасы 10 градус суык күрсәтте. Димәк, декабрь өчен тагын да күбрәк түләячәкбез. Ул арада 2026 елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның күпмегә артачагы билгеле булды.

Альбина Зиннәтуллинага җылылык өчен дүрт мең сумга якын түләү килгән.

– Ноябрь буе фатирда балкон ишеге ачык торды, җылылыкка түләү исә кыш айларындагы кебек, – дип, редакциягә шалтыратты Казанда яшәүче газета укучыбыз. – Без өч бүлмәле фатирда яшибез. Октябрьдә җылылыкка 2,2 мең сум тирәсе түләдем. Ноябрь өчен счет-фактура кәгазен алгач, аптырап киттем. Аномаль җылы ноябрь өчен җылы биргәнгә 3,8 мең сум язганнар! Әллә урамны да без түләп җылытабызмы?

Социаль челтәрләрдә дә ноябрь өчен счет-фактура кәгазьләреннән зарланып язучылар күп. Бу уңайдан, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе республикада яшәүчеләргә түләү документлары буенча аңлатма алу хокукы турында искәртте.

Түләүләрнең дөреслеген тикшерү өчен идарәче компаниягә, торак милекчеләре ширкәте яки торак-төзелеш кооперативы рәисенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар сезнең мөрәҗәгатьне теркәп, номерын хәбәр итәргә тиеш. Гаризаны карап тикшерү вакыты – өч эш көне. Мөрәҗәгать итүче кешегә гомуми йорт исәпләгечләре буенча кулланылган ресурсларның айлык күләме, күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган урыннарда тотылган хезмәтләрнең гомуми күләме, күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне тоту өчен кулланыла торган коммуналь ресурслар күләме кебек мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Әгәр җавап соңарып килсә, ул тулы булмаса яки анда кирәкле җавап бирелмәсә, бу Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмә чыгару һәм штраф салу өчен җирлек булып тора. Җавап тулы булып та, ул сезне канәгатьләндермәсә, Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Мөрәҗәгатькә моңа кадәр биргән гаризаны теркәп куярга да онытмагыз, – дип аңлаттылар Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәтендә.

Кышкы чорда болай да күп түлибез анысы. Коммуналь түләү кәгазьләренә җылылык өчен шактый акча өстәлә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, 2026 елның 1 гыйнварыннан ук ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар арта.

– Киләсе елда тарифларны көйләүгә бәйле берничә күрсәткеч бар. Шуларның берсе – гыйнвардан ил күләмендә өстәмә кыйммәткә салым (НДС) ставкасын арттыру. Ел башыннан тарифлар әнә шул күләмдә, ягъни 1,7 процентка кыйммәтләнәчәк, – диде күптән түгел узган очрашуларның берсендә Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.

Шунысы да бар: гыйнварда коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең артуы тарифларны ел саен индексацияләү тәртибенә берничек тә тәэсир итмәячәк. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап, елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә ул 1 октябрьгә күчереләчәк. Тарифлар бер ел эчендә икенче тапкыр әнә шул көннән артачак. Күпмегә икәне дә билгеле.

2026 елның 1 октябреннән республиканың аерым муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифлар 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнәчәк. Татарстан Рәисенең бу хактагы указ проекты хәзерге вакыта коррупциягә каршы тикшерү уза. Аннан аңлашылганча, көз көне тарифлар үсеше Казан, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә зуррак (18,2 процентка кадәр), авыл җирлекләрендә азрак (13,4 процент тирәсе) булачак.

Хәтерләсәгез, 2022 елда тарифлар бер ел эчендә ике тапкыр арткан иде инде. Әмма алар 2023 елда үзгәрешсез торды. 2025 елның 1 июленнән Татарстанда коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 17,5 процентка артты. Билгеле булганча, ул  муниципаль берәмлекләр буенча аерыла. Бу коммуналь челтәрләрнең тузуы, энергетика чималлары эшләп чыгаруга бәйле чыгымнар арту кебек күрсәткечләргә бәйле, дип аңлата белгечләр. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге исә 4,8 процентны тәшкил итә. Шул рәвешле, быел республикада яшәүче 1,6 миллион чамасы кеше өчен коммуналь хезмәтләргә бәяләр 22,3 процентка артты. Шуңа яңа килгән счет-фактура кәгазьләренең узган елга караганда “саллырак” булуына артык аптырыйсы да юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре