Газетага язылу

Яңа ел бүләге сайлыйбыз (җәһәт тест)

Ләкин гади бүләк түгел, ә тылсымлыны. Психолог Ольга Самойлова тәкъдим иткән әлеге тест сездә булган көчле сыйфатларны һәм җитеп бетмәгәннәрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Яңа ел бүләге сайлыйбыз (җәһәт тест)

Күз алдыгызга китерегез: сез тылсымлы әкият дөньясына килеп эләктегез. Һәм теләгән бүләгегезне ала алсыз. Түбәндәге исемлектән башта бик кирәк булган бер әйберне, ә аннары бөтенләй дә кирәк булмаганын сайлап алыгыз.

1. Тылсымлы таяк.

2. Күзгә күренмәслек итә торган башлык (шапка-невидимка).

3. Келәм-самолет.

4. Тылсымлы эскәтер (скатерть-самобранка).

5. Тылсымлы йомгак (юлны күрсәтә).

6. Яшәртә торган алма.

7. Тылсымлы көзге (һәр сорауга дөрес җавап бирә).

8. Бәллүр шар (киләчәктә буласы вакыйгаларны сөйләп бирә).

Аңлатма

Беренче сайлаган (бик кирәкле) бүләк сездә булган, әмма бик ачык күренеп бетмәгән шәхси сыйфатлар, ресурсларны тасвирлый. Я сез аларны кабул итеп бетермисез, я үзегездә барлыгын да белмисез. Икенче сайлаганы (бөтенләй кирәкмәгәне) сезгә җитеп бетмәгән сыйфатларга ишарәли.

1. Тылсымлы таяк

Үз-үзеңә ышаныч, үз алдыңа куйган максатларга ничек ирешәсен төгәл аңлау. Тормышка җиңеллек, шат күңел белән карау.

2. Күзгә күренмәслек итә торган башлык (шапка-невидимка)

Хәйләкәрлек, авыр хәлләргә, стресска тиз яраклаша белү. Үз максатларыңа ирешү өчен яшертен эшләргә сәләтле булу. Тормышка юмор белән карау.

3. Келәм-самолет

Тормыштагы вакыйгаларга төрле яктан карый белү. Лидер булу, карарларны тиз арада кабул итү, тырышлык.

4. Тылсымлы эскәтер (скатерть-самобранка)

Зирәклек, башкалар бирешкән чакта да чыгу юлын табу. Башкаларга белем бирү сәләте.

5. Тылсымлы йомгак

Җитәкчеләргә хас сыйфатлар. Мәсьәләне хәл итүнең иң кыска юлын эзләп таба белү. Башкаларның эшен оештыру сәләте.

6. Яшәртә торган алма

Хәтта проблемалы хәлдән дә уңай якны эзләп табу. Анализлау, нәтиҗә ясый белү сәләте. Башкаларга игътибарлы булу, аларның хисләрен аңлый белү.

7. Тылсымлы көзге

Курыкмыйча үз фикереңне әйтү сәләте. Теләсә нинди мәгълүматны дөрес җиткерә белү. Проблема бар икән, аның «күз»енә туры карап, тиз арада хәл итәргә алыну.

8. Бәллүр шар

Югары интуиция, сизгерлек. Вакыйгаларны алдан тою һәм әйтеп бирү. Аналитик фикерләү сәләте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре