Яңа ел алдыннан һәм бәйрәм ялларында Татарстанда меңнән артык чара узачак. Бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында узган журналистлар белән очрашуда Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Әйтик, Казан циркы гына да 50 Яңа ел тамашасы күрсәтәчәк. «Бу - алар өчен рекорд сан. Казан халкы һәм кунаклары «Лабиринт» әкиятен тамаша кыла алачак», - диде министр.
Ул шулай ук Казан Кремлендә узачак чаралар планы белән дә таныштырды. Әйтик, 25 декабрьдән 13 гыйнварга кадәр Кремль ишегалдында бәйрәм ярминкәсе эшләячәк.
Моннан тыш, министр сүзләренчә, Татарстанның музей-тыюлыкларында да махсус Яңа ел программасы әзерләнгән. «Алабуга, Болгар, Чистай һәм Зөядәге музей-тыюлыкларга рәхим итегез», - диде Ирада Әюпова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез