Газетага язылу

«Яңа исемнәр ачарга ярдәм итәр дип өметләнәбез»: «Рубин»да баш тренер алмашынды

Казан командасы белән 2023 елдан бирле җитәкчелек иткән тәҗрибәле Рәшит Рәхимов урынына испан белгече Франк Артига килде. Футболчылар кышкы ялдан чыгып, чемпионатның язгы өлешенә яңа остаз кулы астында шөгыльләнә.

«Яңа исемнәр ачарга ярдәм итәр дип өметләнәбез»: «Рубин»да баш тренер алмашынды
rubin-kazan.ru

 

Рәшит Рәхимовның «Рубин»нан китүе, дөресен әйткәндә, футбол җәмәгатьчелеге өчен көтелмәгән яңалык булмады. Тренер белән килешүне өзәчәкләре турындагы хәбәрләр ел ахырында пәйда булды. Футбол сезоны тәнәфескә чыккач, бу хакта аеруча күп сөйләштеләр. Әмма мәсьәләне Яңа ел бәйрәмне узгач кына хәл иттеләр. Тәҗрибәле, үз сүзендә нык торуы белән танылган остаз командага 2023 елда җитәкчелек итә башлады. Беренче лигага төшкән команданы кабат көчлеләр сафына күтәрү өчен каты куллы, дисциплинага зур игътибар биргән белгечне чакырдылар. Бу бурычны ул уңышлы үтәде һәм яңа уенчылар белән командага премьер-лигада үз урынын табарга булышты. «Яхшырак чыгыш ясау өчен, яңа футболчылар кирәк», –  дип  еш кабатласа да, Рәхимов идарә иткән чорда «Рубин»га килеп китүчеләр аз түгел. Төрлесе, шул исәптән өметне акламаганнары да булды. Әмма нәкъ менә бу тренер кулы астында Россия футболында Мирлинд Даку исемле «йолдыз» пәйда булды. Аның Казаннан Санкт-Петербургка китеп, кабат Татарстан башкаласына әйләнеп кайтуы – үзе бер кыйсса.

 

Рәшит Рәхимовның эшен төрлечә бәяләргә мөмкин. Аның җитәкчелегендә «Рубин» премьер-лига турнир таблицасының уртасында ныклап урнашты. Начар түгел кебек, тик мавыктыргыч уен булмау, узган елның соңгы 7 уенында нибары бер мәртәбә җиңү һәм ул очрашуларда нибары бер туп кертү, җитмәсә, әле Россия Кубогыннан да төшеп калу киләчәктә ниндидер зур өмет барлыгына ышанычны бик киметте. Нәтиҗәдә Казан клубында тәҗрибәле остаз белән саубуллашырга карар кылдылар. Сезон уртасында мондый адымга баруны танылган белгечкә карата игътибарсызлык дип бәяләүчеләр дә бар, әмма «аерылышу» тыныч кына, кул кысышып башкарылды. Монысы инде – Татарстандагы зур спортка хас үзенчәлек. Бездә тавыш чыгармыйлар. Башкаладан китәр алдыннан, 13 гыйнварда Рәшит Рәхимовны Рөстәм Миңнеханов та кабул итте, аңа уңышлар теләде. «Татарстанда лаеклы итеп каршы да алалар, озата та беләләр», – дип язды “Телеграм”дагы каналында Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 

Ә икенче көнне Рөстәм Миңнехановның Франк Артига белән төшкән рәсеме пәйда булды. Таныш булыгыз, бу – «Рубин»ның яңа баш тренеры. 49 яшьлек испан белгече белән 2027 елның җәенә кадәр килешү төзеделәр. Моңа кадәр ул Анголадагы «Петру Атлетику» командасын җитәкләгән. Әмма футбол җәмәгатьчелегенә бөтенләй үк ят кеше дип әйтеп булмый. Артиганың Россиядә эшләү тәҗрибәсе дә бар. Башта ул Мәскәүдәге «Родина» командасын, аннары «Химки»ны җитәкләде. Тик ул сәфәр күңелсез тәмамланды: матди мәсьәләләр аркасында тренерга үзе эшеннән китәргә туры килде.

 

Казанга исә Артига әле 2014 елда ук килгән иде. Аның җитәкчелегендә испан «Барселона»сының үсмерләр командасы Ленар Гыйльмуллин истәлегенә уздырыла торган турнирда чыгыш ясады һәм җиңү яулады. Әлеге мәшһүр клуб системасында 11 еллык тренерлык эшчәнлеге яңа остазның карьерасында төп сәхифә булып санала да инде. Бүген дөнья күләмендә танылган берничә футболчы заманында аның кулы астында туп типкән.

 

«Барселона»ның яхшы мәктәп икәненә шик була алмый, әмма Артиганың әлегә кадәр зур җиңүләре дә юк. Казанда исә, белгеч «Рубин»га яңа сулыш өрер, мавыктыргыч һәм хәрәкәтле уен алып килер, яңа футболчылар ача алыр, дип өметләнәләр. «Безнең команда тагын да күбрәк тамашачыны җәлеп итәрлек уен күрсәтер, дип өметләнәбез. Франк озак вакыт «Барселона» академиясендә балалар һәм үсмерләр командалары белән эшләде, дөнья футболының күп «йолдыз»ларын тәрбияләде. Бу тәҗрибә яңа тренерга безнең академиядә тәрбияләнүчеләр арасында яңа исемнәр ачарга ярдәм итәр дип өметләнәбез», – ди Казан клубының идарә президенты Марат Сафиуллин. Тамашачы да шуны көтә. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре