Яңа IT-кварталның кайчан ачылачагы билгеле булды

Цифрлаштыру елында Татарстанда яяңа IT-квартал ачылачак. Хәзерге көндә төзелеш эшләре бара.

Аны 30 августка кулланышка тапшырырга ниятлиләр. Бу хакта Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада игълан ителгән Цифрлаштыру елының беренчел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, IT-квартал 49,3 мең кв.м мәйданны билиячәк, анда 4 меңләп яңа эш урыны булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

IT-квартал

Көн хәбәре