Газетага язылу

Яңа салым ташламалары кертеләчәк

«Яшел Үзән» махсус икътисадый зонасы резидентлары транспорт салымы һәм оешманың табышына салым буенча ташламага ия булачак. Бу хактагы закон проектын депутатлар Татарстан Дәүләт Советының бүгенге унҗиденче утырышында хуплады.

«Махсус икътисадый зона резидентлары булган оешмаларга эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның тигез шартларын тәэмин итү максатыннан “Яшел Үзән” махсус икътисадый зонасы резидентларына салым ташламаларын җәелдерергә тәкъдим ителә», – диде Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, закон проектын тәкъдим иткәндә.

Аның сүзләренчә, Татарстанда салым ташламаларыннан «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары резидентлары файдалана. Аерым алганда, алар транспорт чарасын исәпкә куйганнан соң 10 ел дәвамында транспорт салымыннан азат ителгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре