Яшьрәк автор, яңа сүз әйтим дип, әллә нинди мәрәкәләр ясап бетерә әле ул. Тәпи китәргә тырышкан сабый хәленә керә. «Үз юлын эзли, иҗади тәҗрибәләр үткәрә», – дип тынычландыра өлкән каләмдәшләре. Күзәтәләр. Табигый хәл инде бу. Йөзәргә өйрәнү шикеллерәк. Су бер үк булса да, һәркем үзенчә йөзә бит.
Яңалык кирәк инде әдәбиятка. Яңа авторлар, яңа юнәлешләр, яңа агымнар кирәк. Бу аның хәрәкәттә, үсештә булуын күрсәтә. Димәк, әдәбият яши, алга бара, яңа үрләр яулый. Шуңа да сәләте булган яңа авторны берсүзсез күтәреп алалар, үстерергә, офыкларын киңәйтергә тырышалар. Аның тамыр җәеп, ныклап иҗатка тотынуын, «яңа сүз» әйтүен көтәләр. Әдәби даирәдә шулай.
Укучылар да яңа авторны яратып кабул итә. Яңа автор ул тынчу дөньяга сафлык алып килгән яңа сулыш сыман. Әсәре укырлык булса, авторның яңалыгы тормышны да яңартып җибәргән сыман тоела. Яңа сүз кебек була.
Ә чынында…
Юк, укучы да, әдәбият белгечләре дә яңа сүз көтми. Әллә ничә еллар буена әдәбият мәйданында балкып торган әдипнең сүзе, ул нинди генә яңа сүз булмасын, беркем өчен дә яңалык булып тоелмый. Яңалык булып тоелса да, бу – табигый хәл, шулай тиеш сыман кабул ителә. Фәлән Фәләнов башы белән шул дәрәҗәдә дә язмагач, дип уйлыйлар. Әгәр шушы сүзне әдәбиятка аяк басып кына килгән кеше әйтсә, вәт бу инде яңалык кына түгел, ә даһилык сыман кабул ителер иде. Яңа гына аяк басучы ул дәрәҗәгә җитә алмаган хәлдә дә аны күтәреп алырлар иде.
Ә теге сазаган язучыны алай итмиләр. Ул бер дәрәҗәдә генә барган сыман тоела. Күз күрүе җитмәс биеклектә озак вакытлар буена йөзгән зур кошның зурлыгын да, нинди биеклекләрдә ничекләр уйнавын да түбәннән күреп булмый. Оча инде шунда, биектә оча. Тора-бара кешенең күзе өйрәнә дә теге кош артык зур да түгелдер, бик биектә дә очмыйдыр сыман була башлый. Язучы да шулай. Гомумән, һәр иҗатчы шулай.
Ә менә теге кош юкка чыгып, аның урынына күз өйрәнмәгән берәр яңа кош пәйда булса, ул хәтта бик зур булмаса да, бик биек очмаса да, зур яңалык булып тоела. Күзләрне сөендерә, күңелләрне эретеп җибәрә. Һәр хәрәкәте яңалык, һәр талпынуы газиз булып күренә.
Шуңа күрә, әдәбиятта яңа сүз, дип сөйләү дөрес түгел. Беркем дә яңа сүз көтми. Аны кабул итәргә әзерләр дә сирәк. Иске сүзләрне үзенчә әйтә ала торган яңа авыз кирәк. Барысы да шуны көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез