Татарстан вузларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча 2022/2023 уку елына барлыгы 20 788 бюджет урыны бирелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итә.
Бюджет урыннары түбәндәге юнәлешләргә барыннан да күбрәк бирелгән: мәгариф һәм педагогика фәннәре буенча – гомуми күләмнең 12%ы, информатика һәм исәпләү техникасы – 8%, электр һәм җылылык техникасы – 7%, химик технологияләр – 7%, машина төзелеше буенча – 4,5%.
 Электроника өлкәсе юнәлешләренә 977 бюджет урыны (2020 елдагыга караганда 12%ка күбрәк) күздә тотылган.
Бакалавират программасы буенча – 609 урын, магистратура – 322, специалитет программасы буенча – 46. Бу өлкә электроника, радиотехника һәм элемтә системалары, материаллар технологияләре, нанотехнологияләр һәм наноматериаллар кебек юнәлешләрне үз эченә алган.
Гомумән, соңгы 3 елда республика вузларында бюджет урыннары саны 20%ка арткан. Күрсәткечнең үсүе Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычны үтәүгә бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез