Яңа уку елыннан мәктәпләрдә көмеш медальләрне кире кайтарачаклар

Россия мәктәпләрен тәмамлап чыгучыларга янә көмеш медальләр тапшырыла башлаячак. Үзгәреш яңа уку елыннан кертелә, дип белдергән мәгърифәт министры Сергей Кравцов. Бу хакта ТАСС яза.

“Ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә әйбәт яңалык булыр дип уйлыйм: киләсе уку елыннан көмеш медальләрне кире кайтарачакбыз”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: Россия мәктәпләрендә федераль дәрәҗәдә көмеш медальләр тапшыру 2014 елда туктатылды. Ләкин төбәкләр укучыларны бүләкләү төрләрен, шул исәптән көмеш медальләр тапшыруны үзләре мөстәкыйль билгели ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре