Бу хакта үз чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, фигуралы шуучыны 2024 елның гыйнвары азагында Спорт арбитраж суды (CAS) допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дүрт елга дисквалификацияләде. Дисквалификация вакыты 2021 елның 25 декабреннән башланган иде. 2025 елның 25 октябреннән Вәлиевага рәсми тренировкаларга кайту хокукы бирелде. 2025 елның 25 декабреннән соң фигуралы шуучы ярышларда катнаша алачак.
2025 елның көзендә Вәлиеваның элеккеге тренеры Этери Тутберидзе белән хезмәттәшлеген туктатуы һәм яңадан спортка кайткач Татьяна Навка мәктәбендә Светлана Соколовская белән шөгыльләнәчәге билгеле булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез