Осташковода янгында ике ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.
24нче октябрьдән 25 октябрьгә каршы төндә Комсомол урамындагы торак йортта янгын чыга. Тверь өлкәсе буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, чакыруга шунда ук 44 нче янгын-коткару частенең хезмәткәрләре һәм Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы киткән. Янгынны тулысынча бары тик 03:00 сәгатьтә генә сүндерә алалар.
Янгын сүндергән вакытта ГТХМ хезмәткәрләре ике ир-атның гәүдәләрен тапкан.
Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез