Янгын вакытында балалар һәлак булган подъезд янына мемориал урнаштырганнар

Кичә янгын вакытында балалар һәлак булган подъезд янына Чаллының Үзәк районы администрациясе мемориал куйды. Өстәлдә балалар уенчыклары – машина һәм йомшак аю, шулай ук берничә кызыл роза ята, дип яза "Челнинские известия".

Искәртеп узабыз, фаҗига кичә кич 43нче комплекста булды. Бер бүлмәле фатир балконындагы янгын нәтиҗәсендә 4 һәм 6 яшьлек ике бала һәлак булды.

https://vatantat.ru/2022/08/88824/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре