Калифорниядәге янгыннарда кимендә 24 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары Лос-Анджелес округының суд-медицина экспертизасы бүлеге мәгълүматларына таянып яза. Моңа кадәр 16 кешенең һәлак булганлыгы турында хәбәр ителгән.
7 гыйнварда Лос-Анджелес округында чыккан янгын штатның бөтен тарихында иң көчле янгын булып санала. Хакимиятләр мәгълүматларына караганда, ут барлыгы 16 мең гектар мәйданга таралган. 12,3 мең бина, шул исәптән атаклы кешеләрнең йортлары тулысынча янып беткән. Метеорологлар әйтүенчә, утның бик тиз таралуы һава яңгырсыз, җилле һава торышына бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез