Яр Чаллыда көчле җил аркасында кран ауган

Чаллыда көчле җил аркасында "Торговый квартал" сәүдә үзәге янында кран ауган. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга килгән 6 нчы номерлы ЗПСО коткаручылары 48 яшьлек крановщицаны деблоклаганнар. Кызганычка каршы, хатын-кыз һәлак булган.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге факт буенча тикшерү эше башлаган. Һәлакәт урынына Чаллы прокурорының беренче урынбасары Айдар Галиев килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре