Яраланган хәрбиләргә медицина тикшерүләре уздыру өчен мобиль комиссияләр булдырылачак

Россия Оборона министрлыгы хәрби частьләр һәм подразделениеләрдә яраланган хәрби хезмәткәрләргә медицина тикшерүе уздыру өчен табиблардан торган мобиль комиссияләр булдырачак. Бу хакта “ТАСС” яза.

Яңа мобиль комиссияләрнең төп бурычы – зыян күргән солдатларның сәламәтлеге торышын тиз генә бәяләү һәм аларны хәрби-табиб комиссиясенә җибәрү зарурилыгын билгеләү. Комиссиядә шулай ук башта дәвалануга һәм реабилитациягә мохтаҗ булучылар да ачыкланачак.

Ведомствода басым ясап әйтүләренчә, мондый чаралар хәрби-табиб комиссияләре эшен җиңеләйтү, медицина экспертизасын тизләтү мөмкинлеге бирәчәк. Мәгълүм булганча, тикшерүләр узу өчен хәрби медицина учреждениеләренә килгән хәрби хезмәткәрләр озын чиратлар көтәргә мәҗбүр.

Мобиль бригадалар төркеменә төрле белгечлекләр буенча эшләүче табиблар , шул исәптән хирурглар, терапевт, неврологлар кертеләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре