БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Татарстанда 2030 ел ахырына кадәр 41 мәдәни мирас объектын икътисадый әйләнешкә кертергә кирәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәни мирасны саклау комитеты башлыгы Иван Гущин хәбәр итте.
Соңгы арада мин авылда яшим. Крестьян тормышы белән иҗат арасында салулап йөрим дә, берәр эшкә кереп китсәм, баш-аягым белән чумам һәм яңалыкларны соңлап кына ишетәм.
Хәзер «103» номерына шалтырату бердәм үзәктә кабул ителә, дип хәбәр бирә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шулай итеп, «103» номерына шалтыратып, республиканың теләсә кайсы кешесе бердәм үзәккә эләгә. Анда аны тәҗрибәле диспетчерлар кабул итәчәк һәм тиз арада килеп җитә алырдай, якындагы бригаданы ярдәмгә җибәрәчәк.
Казанда Җиңү көнен берьюлы берничә мәйданчыкта билгеләп үтәчәкләр. Төп вакыйгалар Меңьеллык мәйданында булачак.
Һәр михнәтнең бар рәхәте. Һава торышы бер дә яз файдасына түгел әлегә. Өстән калын киемнәр дә төшми, табигать тә уянырга ашыкмый, талпаннар да сүрелгән. Узган ел бу вакытка талпан кадалуның 1548 очрагы теркәлгән булса, быел 3,5 тапкыр азрак. Әмма безне шашлык исе килгән яллар көтә. Көннәр җылытуы Татарстан халкына нәрсә белән яный?
«Эшләр өчен елый идек». Питрәч районында урнашкан «Кулонэнергомаш» оешмасында узган очрашуда республиканың төрле районнарыннан җыелган ветераннар оешмасы рәисләре катнашты.
2026 елның 3 аенда Татарстанда эш урыннарында 63 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларда 27 кеше үлгән. Эштә имгәнү куркынычы зур булган өлкәләр – эшкәртү, транспорт, төзелеш. Бәхетсезлек очракларының күбесе хезмәтне куркынычсызлыгын саклау мәсьәләләренә җиңел карау аркасында килеп чыга.
Башкортстанның атказанган артисты, танылган җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә үзен хурлаучыларга карата бик ачулы мөрәҗәгать белән чыккан.
Татарстан – авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре буенча, шул исәптән фермерлык хәрәкәте үсеше буенча да, ил күләмендә алдынгы төбәкләрнең берсе.
Песәйгә Тукай кайтты. Менделеевск районының Песәй авылында яңартылган һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы әнә шулай дип сөенеште. Заманасында Шагыйрь сынын скульптор Бакый Урманче авылга үзе килеп ясаган булган. Авыл халкы аны үзара салым акчасына төзекләндергән. Тукай сүзен, аның үзен олылаган авылда «ВТ» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Фикер өстәү
Фикерегез