Алар китергән зыян күләме йөзләрчә миллион сумнан артып китәргә мөмкин.
Татарстанда полиция хезмәткәрләре күчемсез милек белән аеруча зур күләмдә мошенниклыкта шикләнелүче 4 кешене тоткарлаган. Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк мәгълүматларына таянып яза.
Алар үзләрен зур төзелеш компаниясендә эшләүчеләр буларак тоткан. Аферистлар реклама кампаниясе барышында клиентларына республиканың берничә районында йорт төзергә вәгъдә иткән. Чиктән тыш кыска срокта – 4 айдан ярты елга кадәр вакыт эчендә йорт төзиячәкләренә ышандырган.
Йорт төзү өчен мошенниклар 3 миллионнан 10 миллион сумга кадәр акча түләткән. Клиентлар акчасын түләп тә, төзелеш кымшанмагач, полициягә мөрәҗәгать итә башлаган.
Шул рәвешле төзелеш оешмасының гамәлгә куючысын, элекке һәм гамәлдәге идарәчеләрен, шулай ук баш прорабын тоткарлаганнар. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез