Бүген Россиядә РФ дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу хөрмәткә “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” активистлары Татарстан халкына триколор тасмалар таратты. Казанда мондый акция Бауман урамында һәм Кремль яр буенда узды.
"Без мондый акцияне ел саен уздырабыз. Аны, башка дәүләт символлары белән беррәттән, флагның ил атамасы кебек үк роль уйнавына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» оешмасы үткәрә. Ил гражданнары Ватан символикасын белергә тиеш. Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм Россиянең тигез хокуклы кешеләр арасында ирекле булган бердәм ил булуын искә төшерергә тиеш ", - дип билгеләде активист һәм акцияне оештыручыларның берсе Андрей Киселев.
Ул ассызыклаганча, ил флагына сак карарга һәм бу символның бөтен Россия өчен кыйммәтен аңларга кирәк.
Акция Казанда гына түгел, республика муниципалитетларында да булды - активистлар халыкка үзәк мәйданнарда һәм район үзәкләре урамнарында тасмалар таратты.
Акциянең үзенчәлекләреннән берсе - тасманы аю костюмы кигән кеше тараткан.
"Аю безнең илнең хайваннар-символы итеп сайланган. Бу очраклы гына эшләнмәгән, чөнки Россия киңлекләрендә аю һәрвакыт урман патшасы булып саналган. Аю образы безнең ил тарихына нык кереп калды. Бу ерткыч турында күп кенә әкиятләр һәм риваятьләр җыелган, аның сурәтен рус герблары бизәп тора, ә чит ил кешеләрендә Россия матрешкалар һәм аюлар белән ассоциацияләнә ", - дип аңлатты Андрей Киселев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез