Асбестада инде берничә ел эшләми торган күзәтү тәгәрмәченнән 23 яшьлек кыз егылган.
Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат сәркатибе Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, инцидент турындагы хәбәр полициянең Асбестовск бүлегенә иртәнге 8 сәгатьтә килгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз күгәргән күзәтүләр тәгәрмәченә менә. Анда аның егете белән очрашу билгеләнгән була. Ләкин, күрешкәндә, гашыйклар ачуланышканнар, кыз үзенең егетенә аска сикереп төшәм, дип куркыткан, аннары тотынып кала алмыйча, елыглган. Табиблар зыян күрүчене реанимациягә алып китәләр, ләкин гомерен саклап кала алмыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез