Татарстанда туып үскән яшь җырчы Динар Рахматуллин вафат. Бу хакта җырчының шәхси аккаунты аша туганнары хәбәр итте.
- Бүген Динар вафат булды. Җомга көнне соңгы юлга озатабыз. Динарның иҗатын яраткан һәм хөрмәт иткән һәрбер кешегә рәхмәт белдерәбез, - диелә хәбәрдә.

Гаилә җырчының үлем сәбәбен белдермәскә карар кылган.
- Кызганычка каршы, үлем сәбәбен әйтә алмыйбыз. Безнең гаилә шулай хәл итте. Барысын да аңлап кабул итүегезне сорыйм, - ди җырчының туганы.
Динар Рахматуллин - Татарстанда туып үскән һәм рус телендә иҗат итүче яшь җырчы. 2019 елда "Мама", "Дорога" җырлары аша киң танылу алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез