Газетага язылу

Яшәешнең котылгысыз бер кануны

Укучылар хәтерли торгандыр: соңгы язмаларымның берсен: «Игелек эшләгез. Котылуның бердәнбер юлы шул, чөнки, ни кылсаң, шул үзеңә әйләнеп кайта. Бу – үзгәрми торган закон», – дип тәмамлаган идем.

Әйе, әйе, «Ватаным» хәбәрчесе аз гына да шикләнми: явызлыкка явызлык белән җавап бирелә, игелек кылучының игелеге үзенә әйләнеп кайта. Бу канун кешеләргә генә түгел, хәтта дәүләтләргә карата да эшли: золым кыла торган дәүләтләр котылгысыз рәвештә җимерелә. Дәүләтнең һәлакәте золым дәрәҗәсе үсүгә бәйле рәвештә якыная.

Беләм: укучылар арасында моның белән килешмәүчеләр күп булыр. Алар: әнә кара явызлар ничек тантана итә, ә игелек кылучылар нинди авыр хәлдә, дип әйтә ала. Эш шунда: золымга җәза акрынлап килә. Залимгә башта нигъмәтләр арттырыла, билгеле бер вакытка өстенлек бирелә. Ул үзен хаким итеп тоя, әмма котылгысыз рәвештә көннәрдән бер көнне үзе корган тозакка үзе төшә. Җәзаның бу рәвешле кичектерелүе – һәлакәткә нигъмәтләр аша сыналып килү гарәпчә истидраҗ дип атала. Игелек кылучылар да билгеле бер вакытка кадәр авырлыклар белән сыналырга мөмкин. Ә кешеләр бу нәрсә белән бик алдана: залимнар ягына авышалар, игелек әһелләреннән читләшәләр.

 

Автор үз сүзләренә ышанычлы дәлилләр китерә ала, ләкин фактлар гына китерә. Берничә тарихи фактны сезнең алдыгызга җәеп сала. Анализ ясап, гыйбрәт алу исә – һәркемнең үз эше.Франциядә 1789 елдан 1799 елга кадәр Бөек француз революциясе дәвам итә. Һәрбер революция ул – кан кою һәм террор дигән сүз. 1789 елның 14 июлендә фетнәчеләр Бастилияне ала, шул ук елның 26 августында «Кеше һәм граждан хокуклары декларациясе» кабул ителә. Бастилияне алу көне – бүген дә французларның төп милли бәйрәме. Тарих дәреслекләрендә шулай бик романтик рәвештә сурәтләнсә дә, революция бик күпләрнең тормышын җимерә. Революцион трибунал 17 меңнән артык кешене гильотинага җибәрә. Трибунал эшләре еш кына бик тиз карала, гаепләнүчеләрнең яклану мөмкинлеге нык чикләнә. Кызыгы шунда: дворяннар, руханилар, элекке түрәләр генә түгел, күп кенә революционерларның да башы киселә. Революцион трибунал прокуроры булып Антуан Фукье-Тенвиль дигән адәм хезмәт итә. Аның карары белән 2700 дән артык кеше гильотинада җәзалап үтерелә. Корбаннар саны тагын да зуррак булырга тиеш дип уйлаучылар да бар, чөнки Фукье-Тенвиль хөкем карары чыгарылган бланкларны күпләп әзерләп куя һәм хәтта инде аларга үзенең имзасын да алдан сала. 1794 елның 27 июлендә революция лидеры, «Террор – гаделлекнең тиз, кырыс һәм какшамас чагылышы ул», – дип игълан иткән Робеспьер кулга алына һәм үз сүзләренә туры китереп, зур тизлектә гильотинага озатыла. Фукье-Тенвиль бар бит әле. Трибунал прокурорын шулай ук гильотина көтә. Аны баш кисү машинасына озаткан әмерне үзе алдан әзерләгән һәм үзе үк имзалаган бланкка язалар. Кәгазь әрәм итеп тормыйлар. 

Әйтеп карагыз: явызлык үзенә тиң явызлык белән җәзаланмады дип. Фукье-Тенвиль: «Мин законнарны гына үтәдем», – дип акланып карый, суд моны кабул итми.

Революционерларның революционерлар кулы белән үк җәзалап үтерелүеннән бер генә баш күтәрү дә имин түгел. 1930 нчы елларда СССРда барган репрессияләр дә шуны раслый. Бер залимнар икенче явызлар тарафыннан җәзалап үтерелә. 1937 елның 11 июнендә бер төркем Кызыл Армия командирлары – танылган полководецлар үлем җәзасына хөкем ителә. Исемнәрнең барысын да китереп тормыйм. Тухачевскийны гына атыйм. Легендар командарм 1921 елның 11 июнендә (нәкъ 16 ел элек) үзе дә катгый җәза турында әмер биргән була. «Приказ комиссии ВЦИК №171» дип аталган ул әмердә Тамбов баш күтәрүендә катнашучыларны җәзага тарту турында хөкем карары язылган. 

Ул карарда шундый юллар бар: «Үз исемен әйтүдән баш тарткан гражданнарны урыннарында ук атып үтерергә. Вәкаләтле вәкил карары белән корал яшерелгән булырга мөмкин дип саналган гаиләләрне тотык итеп игълан итәргә һәм урыннарында ук атып үтерергә. Корал табылган очракта, анда булганнарның барысын да урыннарында ук атып үтерергә. Йортында бандит яшеренгән гаилә тулысынча кулга алынырга тиеш, аларның милке конфискацияләнә. Гаиләдәге хезмәткә яраклы өлкән кеше урында ук атып үтерелә, ә гаилә сөргенгә җибәрелә. Бандитларның гаилә әгъзаларын яки аларның мөлкәтен яшергән һәр гаилә үзе дә бандитлар гаиләсе дип санала. Гаиләдәге хезмәткә яраклы өлкән кеше урында ук атып үтерелә». Күрә аласыз: Тухачевскийга чыгарылган үлем карары очраклы булмаган. Әйтеп карагыз: истидраҗ кануны үтәлми дип.

Игелекнең кире үзеңә әйләнеп кайтуы турында мисал күңеллерәк. Бу очракта тагын бер әһәмиятле нәрсә бар: игелеккә әҗер күп тапкыр арттырыла. Олег Табаков дигән мәшһүр рус актеры бар иде бит әле. Балачакта ул әбисе белән Саратовта яши. 1944 елда Саратов урамнары буйлап әсир немецлар колоннасын куып уздыралар. «Минем әбием, – дип искә ала Табаков, – нигәдер аларны кызганды. 

Бу бик гаҗәп, чөнки аның бер улы немецлар белән сугышта хәбәрсез югалды, икенче улы исә сугыштан гарип булып кайтты. Әмма ул аларның туңып торуларын күргәч, паек карточкасы буенча алган икмәгенең яртысын кисеп бирде дә: «Олежек, илтеп бир әле!» – диде. Малай бик курыкса да, әбисенең ихтыярын үти.

 Җавап күп еллар үткәч килә. Табаков бу хакта: «1992 елда, Гайдар реформалары илне ачлык чигенә китергәч, театрны ябып кую турында уйларга туры килгән иде. Нәкъ иң авыр мизгелдә Ленинград диңгез портыннан шалтырату булды: «Сезнең исемгә Германиядән гуманитар ярдәм төялгән контейнер килеп җитте». Ачыклануынча, Германиядәге берничә театр Олег Табаков театрына ярдәм җыярга булган икән. Алар елга берничә тапкыр шундый контейнерлар җибәреп тордылар. Бу артистларга исән калырга, театрны ябылудан саклап калырга ярдәм итте...

 Мин моны Аллаһның миңа кайтарган әҗере дип саныйм: кайчандыр бирелгән теге ярты телем икмәк миңа шулай әйләнеп кайтты...» – дип искә ала.

 Канунның котылгысызлыгын аңлау өчен китерелгән мисаллар җитә дип уйлыйм.

                            

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре