Соңгы бер айда гына да Татарстанда икенчел торак базарында сату-алу килешүләре 8,5 процентка арткан. 2026 елның икенче яртысында торак базарын ни көтә? Бик кирәк булса да, фатир сатып алыр чакмы? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
Төшсә дә, арта
Татарстан буенча Росреестр идарәсе мәгълүматларына караганда, 2026 елның маенда республиканың икенчел торак базарында 4,5 мең сату-алу килешүе теркәлгән. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк, ди белгечләр. Яңа төзелгән йортларда әлеге күрсәткеч – 13 процент. Май аенда өлешле төзелештә катнашуга бәйле 1,6 мең килешү теркәлгән.
Соңгы бер елда Казанда кулланыштагы фатирларның бер квадрат метры бәясе 15 процентка кыйммәтләнеп, 181 мең сумнан 207 мең сумга җиткән.
Беренчел торак базарына чынбарлыкка яраклашасы гына кала. «Циан» белгечләре исәпләп чыгарганча, 2026 елның икенче чирегендә Казанда яңа төзелә торган йортларда торакның бер квадрат метрының уртача бәясе 3,6 процентка диярлек төшеп, 256,5 мең сум тәшкил иткән. Чаллыда кимү – 0,1 процент (180 мең сум). Идел буе федераль округына керә торган башка шәһәрләрне алсак, яңа фатирларга бәяләр Оренбургта (6,6 процентка), Самарада (4,4 процентка), Саратовта (1 процентка) төшкән. Шул ук вакытта Ульяновск (7,7 процентка), Ижау (5,6 процентка), Түбән Новгород (2,5 процентка) кебек шәһәрләрдә торак кыйммәтләнгән. «Ил күләмендә бу елның икенче чирегендә беренчел торак базарында бәяләр уртача 0,2 процентка арткан. Гыйнвар–март айларында үсеш – 2 процент. Мондый түбән күрсәткечләр 2023 елдан бирле теркәлмәгән», – дип белдергәннәр «Циан»ның матбугат хезмәтендә.
Башкаладагы милек агентлыгы җитәкчесе Радик Мусин әйтүенчә, беренчел торак базарындагы бәяләргә ипотека ставкасының югары булуы йогынты ясый.
– Үзәк банк төп ставканы акрынлап төшерсә дә, ипотека буенча базар ставкалары бик югары. Гаиләләрнең күбесе, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуга карамастан, бүгенге шартларда кредит рәсмиләштерергә әзер түгел. Иртәгәге көнгә ышаныч булмагач, акчаны да саграк тота башладылар. Клиентлар: «Уйлыйбыз әле», – дип, борылып чыгып китә, кредитны түләү мөмкинлекләре турында җиде түгел, җитмеш кат уйлыйлар. Шуңа күрә төзелеш оешмалары төрле ташламалар тәкъдим итә, – ди ул.
Радик Мусин әйтүенчә, сезонлы фактор да бар. «Гадәттә, җәй җиткәч, торак базары бераз тынып кала. Сату-алу килешүләрен көзгә кадәр кичектереп торалар. Ничек кенә булмасын, ел азагына кадәр торакка бәяләр төшәчәк дип уйларга җирлек юк», – ди милек агентлыгы җитәкчесе.
Көзгә калмагыз!
Киресенчә, сентябрьдә беренчел торак базары җанланып та китмәгәе. Билгеле булганча, илдә ташламалы ипотеканың шартларын катгыйландыруны 1 октябрьгә кадәр кичектерделәр. «Әлегә ташламалы ипотека шартлары элеккечә калачак. Хөкүмәттә моңа бәйле төрле юлларны тикшерәбез. Безнең төп бурыч – дәүләт ярдәмен адреслы итү һәм программаның демографиягә уңай йогынтысын арттыру», – дип белдерде бу уңайдан Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.
Риэлтор Флера Фатыйхова сүзләренә караганда, ел башында без ташламалы ипотекага бәйле үзгәрешләрнең «җил»ен тойдык инде.
– Хәтерләсәгез, 2026 елның 1 февраленнән дәүләт программасының шартларын катгыйландырдылар. Хәзер ир – үзенә, хатын үзенә кредит рәсмиләштерә алмый, алар бер килешү буенча заемдашлар булып баралар. Үзгәреш гамәлгә керер алдыннан гаилә ипотекасын алырга теләүчеләр саны кискен артты. Төзелеш оешмалары офисларында чиратлар хасил булды хәтта. 1 февральдән соң ташламалы ипотекага карата кызыксыну кимеде, – ди ул.
Риэлтор фикеренчә, «соңгы вагон»га утырып калырга теләүчеләр 1 октябрь алдыннан артырга мөмкин. «Ташламалы ипотека көз көне ничек үзгәрәчәк? Моңа бәйле рәсми мәгълүмат булмаса да, дифференциацияләнгән, ягъни гаиләдәге бала санына карап билгеләнгән ставка турында күптән сөйлиләр. Шуңа күрә көз җиткәч бер бала тәрбияләүче гаиләләр, ә кредит рәсмиләштерүчеләр арасында андыйлар бик күп, ташламалы ипотека арбасыннан төшеп калырга мөмкин», – ди Флера Фатыйхова.
Яшьлек түбәсе
Яшьләргә тораклы булуда ярдәм бар. Татарстанда яшьләр сәясәте өлкәсендә актив катнашучы егет-кызлар арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга бәйле «Яшьләр торак конкурсы – 2026»да катнашу өчен гаризалар кабул итә башладылар.
– Проект төбәкнең яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы яшь активистларга, студентларга һәм белгечләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конкурс нәтиҗәсендә 49 җиңүче сайлап алыначак, – диде Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов.
Аның әйтүенчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2012 елдан бирле тормышка ашырыла торган әлеге программа республикада яшәүче 538 яшь кешегә торак шартларын яхшыртырга ярдәм иткән. «Яшьләр торак конкурсы – торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге генә түгел, ә туган җиреңдә калырга, эшләргә һәм үсәргә ярдәм итә торган кызыксындыру чарасы да. Конкурска ел саен 300 ләп гариза кабул итәбез», – диде министр урынбасары.
Татарстан Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов әйтүенчә, конкурста Татарстанда теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган Россия гражданнары – студентлар, аспирантлар, яшь галимнәр, белгечләр, иҗтимагый оешмалар активистлары, яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәт яки иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Гаризалар кабул итү 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүмат белән «Татарстан студентлар лигасы»ның рәсми чыганакларында танышырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, республикада яшь гаиләләргә социаль ипотека торак программасы да гамәлдә. 2020 елдан бирле Татарстан Дәүләт торак фонды әлеге программа кысасында республикадагы 3248 яшь гаиләне торак белән тәэмин иткән. Фондның матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова сүзләренә караганда, программа ярдәмендә фатирлы булучылар Казанда (2168 гаилә) күбрәк. «Әлеге программа ир яки хатынның берсенә 36 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла. Торак шартларын яхшырту мөмкинлегеннән тулы гаиләләр генә түгел, берүзе бала тәрбияләүче ата яки ана да файдалана ала», – дип тә ачыклык кертте матбугат сәркатибе. Гаиләләргә куелган башка таләпләр дә бар: мөрәҗәгать итүче Татарстанда теркәлгән булырга, гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска, гаиләдә җан башына туры килгән айлык керем яшәү минимумыннан зуррак булырга, гаиләдә федераль һәм республика программалары кысасында алынган, шул исәптән фондның заемы буенча ябылмаган бурычлар булмаска тиеш.
Социаль ипотека елына 7 процент ставка белән 28,5 елга кадәр бирелә. Чиратка басканнан соң гаиләдә бала туса яки уллыкка алынса, һәр балага 200 мең сум күләмендә компенсация каралган. Беренчел кертем күләме – фатир бәясенең 10 проценты. «Социаль ипотека программасы кысасында ремонт ясалып тапшырыла торган фатирларның бер квадрат метры базар бәясенә караганда күпкә кимрәк. Мәсәлән, «Салават Күпере» торак районында төзелгән соңгы йортларда торакның бер квадрат метры 124,1 мең сум тәшкил итте», – диде Гөлзада Кычакова.
Сан
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу – еллык планның 63 проценты. Барлык төзелгән торакның 1,1 миллион квадрат метр чамасы – шәхси торак төзелеше.
Торак сатып алыр чакмы?
Фәнис ХӨСӘЕНОВ, икътисадчы:
– Без нәрсә киңәш итәбез? Бүгенге шартларда кулыгызда фатир сатып алырга җитәрлек акча бар һәм сезгә торак чыннан да кирәк икән, бу эшне кичектермәгез. Икътисадның иртәгәсен һәм инфляцияне фаразлау кыен булганлыктан, кулдагы акчаны тоту дөресрәк. Шулай ук, фатирның 70 проценты кадәр акчасы булганнар да, артык шикләнмичә, торак сатып алырга мөмкин. Ягъни калган 30 процентын кредитка рәсмиләштереп тә була. Әмма «алтын кагыйдә»не онытмагыз: барлык кредитлар гаилә кеременең 30 процентыннан да артып китмәскә тиеш. Тик, чынлыкта, торак базарында фатир бәяләрен исәпкә алып, хәтта ташламалы ипотека программасы буенча да торак бик кыйммәт. Шуңа күрә күпчелек гаиләләр «алтын кагыйдә»гә сыешмый, алар айлык керемнең яртысын, ә еш кына күбрәген дә ипотеканы түләүгә чыгарып бирергә мәҗбүр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез