Бушлай сый-нигъмәт, зур чәкчәк, батырның тәкъдиме һәм... Сабантуйсыз авыллар. Без быелгы истәлекле, үзенчәлекле бәйрәмнәрне барладык.
Арча
Сабан туе мәйданын якташларымның яшәешен, рухын чагылдырган тылсымлы бер көзгегә тиңләдем. Бәйрәм башында ук әлеге көзгедә өч йөзгә якын бала пәйда булды. Милли киемнәрдән, төрле яшьтә иде алар. Җырладылар, биеделәр, халык аларны хуплап, сокланып кул чапты. Сокланмас идең, аларның һәр хәрәкәтендә нәфислек, самимилек, бердәмлек иде һәм бер тән, бер җан булып, төрле милләт җырларын һәм биюләрен башкарды алар.
Бу Арча җирендә яшәүче төрле халыкларның дуслыгы, бердәмлеге чагылышы иде. Хәер, мондый хисләр Сабан туе мәйданына кергәндә үк күңелне били. Татар, рус, мари, керәшен өйләренә керсәң, сине милли ризыклар белән сыйлаячаклар, милли һөнәрләре белән таныштырачаклар.
Быел гаиләләрнең бик ишле булуы күзгә чалынды. Хәтта якташым, язучы Вакыйф Нуриев та кызы, кияве, ике оныгы белән килгән. «Татарның Сабан туе дигән олы бәйрәме барын онытмасыннар», – ди ул.
Баштарак хезмәт алдынгыларын котлау, бүләкләү озаккарак сузылды кебек тоелган иде. Моны Вакыйфка да әйттем. Ә ул: «Арчада хөрмәткә лаеклы кешеләрнең күп булуы үзе бер шатлык бит инде ул», – дип, уйларымны үзгәртте дә куйды. Шулай, эшең бармаса, әллә ни бәйрәм итәсе дә килмәс иде ул.
Күзгә «Арча базары», «Сәүдәгәрләр», «Һөнәрчелек» дигән язулар чагылды. Бу инде үзе үк – Арчаның һөнәрчеләр ягы булуына ишарә. Бер урында «Арча баласы» дигән язулы савыт-саба, төрле эшләнмәләр саталар. Бу хакта сүз аерым булыр әле. Шәхсән үзем әлеге язуларда туган якны яратырга, бер гаилә булып яшәргә чакыру күрәм. Сабан туе үзе дә – татарны татар итеп, бер милләт итеп яшәтүче иң олы бәйрәм. Һәм бу бәйрәмгә без башка халыкларны да чакырып, алар белән шатлык-куанычларыбызны уртаклашабыз, бәйрәм аша үзебезнең кем икәнлегебезне танытабыз. Шуңа күрә: «Яшәсен Сабан туйлары!» – диясе килә.
Риман Гыйлемханов
Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылы
Сибәли башлаган яңгыр орып кына салды. Көрәш тә башланмаган иде әле. Халык, «түгәрәк»не ташлап, машиналарга таба йөгерде. Мәйданнан чыгу юлында чират тезелде. Инде шуның белән бетәр дә кебек иде. Ялгышканмын, безнең татар халкы мондый каршылык алдында гына тез чүгәмени инде ул? Кулчатырлар, плащлар, җәймәләр, тагын әллә ниләр тотып, кире мәйданга йөгерделәр. Җырчылар Рузалия белән Фидәрис Мортазиннар: «Тукта, яңгыр...» – дип җырлап торсалар да, табигать аямады. Бернигә карамастан, көрәш дәвам итте. Ике баланың бил алышуы бигрәк озакка китте. Жәлләптер инде, җирлек башлыгы Резеда Хөснетдинова: «Икегезгә дә бертөрле бүләк бирәм, туктагыз инде», – дип тә карады. Аны тыңлаучы булмады...
Бүләк дигәннән, Әшнәк Сабан туенда уенда катнашучыларга да, көрәшчеләргә дә, биюче-җырчыларга да мулдан эләгә ул. Соранып та йөрмиләр, авыл халкыннан акча да җыймыйлар үзләре. Иганәчеләре шундый. Быел җирлек башлыгының улы Азат Хөснетдинов белән апасының улы Нияз Минвәлиев үз хисабына җырчылар чакырганнар. Азат Гарипов белән Раилә Гәрәева кебек иганәчеләр янына яшьләр елыша. Аларны күреп, башкаларда да ярдәм итү теләге уяна. Районнан килгән вәкил Альберт Мифтахов та – авылдашлары. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ил төкерсә, күл булыр, дигәннәре менә шулай була инде.
Сабан туенда әбие дә, бәбие дә күңел ачып калырга ашыга. Кече Әшнәк авылыннан Таһирә апа Мөхәрләмовага 93 яшь тулган икән. Ул бәйрәмдә иң мактаулы кунак булды. Ике айлык нарасыйлар икәү иде. Дөрес, берсе кунакка гына кайткан. Әмма барыбер шушы туфрактан инде ул. Өч яшь парыбыз бар, дигәч, әллә Әшнәк халкы арта башлаганмы, дип шатланган идем. Алар да әти-әниләре, әби-бабайларына кунакка кайтканнар икән. Әмма туган җирләрен олылап, Сабан туена бүләк алып килгәннәр, үзләре дә бүләксез калмадылар. Юбилярлар гына азайган. Элек мәйданны тутырып торган булсалар, быел 60 һәм 50 ел бергә яшәгән ике парны гына котлый алдык. Бу күренеш халыкны бик сагайтты. Авыллар бушый бара, диештеләр.
Көрәшчеләр алышында да сизелде бу күренеш. Элек авылныкылар аерым көрәшеп, тәкәне дә аерым алалар иде. Халык өчен шунысы мөһимрәк иде. Быел исә авылда төпләнеп яшәүчеләр арасында көрәшкә чыгучылар күренмәде. Җиңүче булып калган Алмаз Фазлыевны, Казаннан килгән, диделәр. Аңа карап кына беркем дә күңелен төшермәде, әлбәттә. Сабан туе, нәрсә дисәң дә, бөтен халык бәйрәме бит.
Фәния Әхмәтҗанова
Зәй
Быелгы бәйрәмебез Зәй җиренә Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгеннән сынаучы-космонавтлар, Россия Геройлары Антон Шкаплеров һәм Салиҗан Шәрипов килүе белән үзенчәлекле булды. Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә мөхтәрәм кунаклар шәһәр үзәгендәге Чернушка һәйкәле янында булдылар. Экскурсия барышында Зәйнең космоска бәйле булуы, галәмгә беренче тапкыр очырылган этнең нәкъ менә Зәй җиренә төшүе искә алынды.
Бәйрәмгә килгән кунакларга авыл хуҗалыгы техникасын күрсәттеләр, зур тракторларны иярләгән кыр батырлары белән таныштырдылар. Патриотик мәйданда исә махсус хәрби операциядәге якташларыбызга нинди ярдәм күрсәтелү турында сөйләделәр. Теләге булган егетләргә хәрби хезмәт узу өчен контракт төзү мөмкинлеге бар иде.
Сабан туеның төп мәйданында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 200 кешене бүләкләделәр. «Кыр батыры» исеменә «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексыннан Илдус Хәйруллин лаек булды. 2800 гектарны чәчеп, тагын 1000ен тырмалаган тырыш механизаторның кулына машина ачкычы тоттырдылар, иңенә тәкә салдылар. Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермерларны да зурладылар. Гаилә елы уңаеннан, авыл хуҗалыгы тармагында берничә буын хезмәт куючы гаилә династияләре хөрмәтләнде. «Мондый гаиләләр – районыбыз, республикабыз, илебез тоткасы», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде район башлыгы Разиф Кәримов.
Көрәш ярышын балалар ачып җибәреп, аннан зурлар арасында узган бил алыш көне буе дәвам итте. Үз үлчәү авырлыкларында Җәмил Ибраһимов, Илнар Хәйруллин, Булат Гадершин, Рөстәм Сәләхов, Радик Сәләхов җиңүчеләр булдылар. Зәй Сабан туеның баш батыры булып тугызынчы мәртәбә Радик Сәләхов калды. Гаҗәп түгел, Сармашбаш авылында туып-үскән Радик район һәм республика гына түгел, ил, хәтта дөньяның да иң көчле көрәшчеләреннән берсе санала. Батырга тәкә белән бергә яңа машина ачкычын да тапшырдылар.
Нурлат
Нурлат Сабан туенда кунакларны 130 кг авырлыктагы чәкчәк белән сыйлаганнар. Әлеге милли ризыкны «Ягуар» кафесы кулинарлары пешергән. Зур һәм тәмле чәкчәк беркемне дә битараф калдырмаган.
Саба
Саба районының Яулаштау авылында бәйрәмгә җыелган халыкны да бик нык сыйлаганнар. Монда балаларга туңдырма һәм суыра торган кәнфитләр таратканнар, зурларны пылау һәм коймактан авыз иттергәннәр. Һәм болар барысы да бушлай булган. Алай гына да түгел, балалар батутта сикергән, кабартылган таулардан шуган, зурлар катерларда йөри алган.
Җирлек башлыгы Ренат Нуриев әйтүенчә, иганәченең зур ярдәме белән оештырылган бәйрәмгә күрше авыллардан да кунаклар күп килгән. Аларның күңелен Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Сәйдәш» бию төркеме, «Ямьле» төркеме, Марат Яруллин, Фирдүс Тямаев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар күргән.
Лаеш
Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче Вәлиуллиннар гаиләсендә икеләтә бәйрәм булган. Көрәштә баш батыр калган Илһам Вәлиуллин сөйгәне Камиләгә мәйданда ук тәкъдим ясаган. Бу хәл егетне җиңүче итеп игълан иткәч булган. Кыз да югалып калмаган: кияүгә чыгарга ризалыгын белдергән. Илһамга – 24, Камиләгә – 23 яшь.
– Абсолют батыр булып калмаган булсам, тәкъдимне башка көнне, башка шартларда ясаган булыр идем, – ди Илһам. – Без Камилә белән – авылдашлар. 2015 елдан бирле очрашабыз. Ул мине армия сафларына озатып, аннан кайтканны көтеп алды. Узган ел Сабан туе көнне дә армиядә идем. Мөнәсәбәтләребез сыналган булса да, Камиләгә уй-ниятләремне алдан сиздермәдем.
Илһам әйтүенчә, кул сорарга җыенуын якыннарыннан беркем дә белмәгән. Шулай да истәлекле вакыйгага биш минут кала, туташның әтисе янына барып, үзенең ниятен әйткән.
– Аңа кадәр авыр көрәштә көндәшемне җиңдем. Ул минем дустым да әле. Хәтта ул да белмәде. Дөрес, аннан соң: «Ник алдан әйтмәдең? Болай көрәшеп тормас идек», – диде. Ләкин миңа бу җиңүнең чын, дөрес һәм гадел булуы кирәк иде. Туганнар, дуслар, гаиләм безнең өчен бик сөенде. Бөтен кешегә дә икеләтә бәйрәм ясадык, – ди Илһам.
Шушы көннәрдә Вәлиуллиннар гаиләсе Камиләнең кулын сорарга барырга ниятли. Никах һәм туйларын да озакка сузмаска ниятлиләр яшьләр.
Питрәч
Быел Питрәч районы да тарихта калыр шикелле. Чөнки районның бер генә авылында да Сабан туе уздырылмады. Халык бары тик районда гына күңел ача алды. «Бәйрәм уздырмау куркынычсызлык таләпләренә бәйле. Авыл җирлеге башлыкларының иминлекне тәэмин итә алырга мөмкинлекләре бар икән, үткәрә ала», – дигән иде Питрәч районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов «Интертат» басмасы хәбәрчесенә. Күрәсең, җирлек башлыклары үз өстенә мондый зур җаваплылык алырга теләмәгән.
Зөһрә Садыйкова
Мөслим
– Басуларыбыз бик чиста, матур күренә. Ашламаны җитәрлек керттек. Алла боерса, мул уңыш җыеп алырбыз. Кырда эшләгән игенчеләребезгә зур рәхмәт! Терлекчеләребез дә сынатмый, – дип ачып җибәрде Мөслим Сабан туен район башлыгы Альберт Хуҗин (сүз уңаеннан, 9 июнь көнне аңа 50 яшь тулды).
– Татарстанда мондый иркен, ямьле Сабан туе урыны башка бер төштә дә юктыр. Халкыбызның иң яраткан, иң олы бәйрәме котлы, мөбарәк булсын! – дип мәйданга җыелган халыкны республика җитәкчелеге исеменнән «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе, якташыбыз Айдар Сәлимгәрәев котлады.
Элемтә авылы имам-хатыйбы Расих хәзрәт Каюмов, Коръән аятьләре укып, фатиха биргәннән соң, мәйдан уртасына, бүләк тапшыру өчен, кыр батырларын чакырдылар. Миңа кыр батырлары арасында авылдашым, Мәлләтамак авылы егете Рөстәм Сәлаховны күрү аеруча күңелле булды. Алтынчы дистәне ваклый башлаган ир-егет һаман яшьләрдән калышмый, димәк.
Менә берничә ел инде мәйданда укуда зур уңышларга ирешкән мәктәп балаларын зурлыйлар. Быел «Мөслим егете» исемен Мөслим лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Искәндәр Зарипов алды, «Мөслим кызы» булып Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Зәринә Нуретдинова танылды. «Ел укучысы» дип Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Мәдинә Морзаханованы игълан иттеләр.
Сабан туеның иң дулкынландыргыч вакыйгасы, әлбәттә, милли көрәш. Быел да баш батыр исеме Метрәй авылы егетләре Сәетгалиевләрдә калды. Дөрес, рәттән унике мәртәбә районның баш батыры булып калган Илнар быел көрәшмәде. Быел энесе Илдар алдырды.
Юртаклар арасында беренчелекне Лебенсон-Гоновер кушаматлы тулпары белән Игенчедән Мәхмүт Баһаветдинов, гади атлар (ярым токымлы) арасында Эмануэль кушаматлы аты белән Мөслимнән Азамат Җиһангиров яулады.
Рәшит Минһаҗ
Әтнә, Алабуга
Әтнә районы һәм Алабуга халкын милли бәйрәм белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Башта кунаклар милли ишегалларын, җирле үзешчән коллективларның концерт мәйданчыкларын карады.
Бәйрәм зур театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Мәйданда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. «Көтеп алган бу бәйрәм якыннарны, туганнарны һәм дусларны җыя. Быел Россиянең 62 төбәгендә һәм дөньяның 39 илендә дүрт йөзгә якын Сабан туе уздыру планлаштырыла. Бу бәйрәм безнең өчен аеруча кадерле, шул рәвешле без халкыбызның борынгыдан килгән гадәт-йолаларын саклыйбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Район 2023 елда агросәнәгать комплексы күрсәткечләре буенча Авыл хуҗалыгы министрлыгы рейтингында 2 нче урында тора. Узган елда район буенча тулай төбәк продукты күләме 5,7 млрд сум тәшкил иткән, авыл хуҗалыгы өлеше аның 85 процентын тәшкил итә. «Мин әтнәлеләргә бердәм тырыш хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы секторындагы уңышлары өчен рәхмәтлемен. Бу районда бик тырыш халык яши», – диде ул.
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов әйтүенчә, район күп кенә дәүләт программаларын тормышка ашыруда катнаша, шуның ярдәмендә авыл халкының тормышы яхшыра. «Игенчеләребез һәм фермерларыбызның казанышлары сөендерә. Район инде 20 елдан артык терлекчелек буенча лидер булып тора. Узган ел бер сыерга 11 мең 400 килограмм сөт савылган», – диде ул.
Алабугада Сабан туе шәһәр ипподромында узды. Бәйрәмгә килгәч, Фәрит Мөхәммәтшинга техника, районда җитештерелгән продукция күргәзмәсен күрсәттеләр. Чатырларны карап йөргәндә Дәүләт Советы Рәисе төрле милләт кешеләре арасындагы дустанә мөнәсәбәткә игътибар итте. Татар, рус, керәшен һәм мари йортларында кунакларны милли йолалар, җыр һәм бию белән каршы алдылар.
«Бу бәйрәмдә авыл халкына рәхмәт әйтәбез, кырларда һәм фермаларда эшләүчеләрне олылыйбыз. Алабуга районының тырыш кешеләре республиканың социаль-икътисадый, шул исәптән авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Алар язгы кыр эшләрен тәмамлап, киләчәк уңышка нигез салдылар», – диде Фәрит Мөхәммәтшин Сабан туена җыелган халыкны бәйрәм белән котлаганда.
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, элеккеге гадәт буенча Сабан туена дуслар һәм туганнар җыела, бәйрәмгә гаилә белән киләләр. «Сабан туе дуслык, туганлык һәм бердәмлекне чагылдыра. Киткән кешеләр бәйрәмгә дип туган йортына, авылына, шәһәренә кайта», – диде ул.
Мамадыш
Район белән 14 ел җитәкчелек иткән Анатолий Иванов быелгы бәйрәмдә Дәүләт Думасы депутаты буларак катнашты. Ул да, район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вадим Никитин да авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең тырышлыгына зур бәя бирде.
Мамадыш халкы бәйрәмнәр уздырырга бик хирыс. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләре килгән кунакларга үз йолаларын күрсәтеп, ризыклары белән сыйлады. Бер генә кунак та биемичә, тәм-томнан авыз итмичә китмәде. Ә инде мәйдан уртасында районны гына түгел, республиканы да ашлы иткән, алны-ялны белмичә эшләгән тракторчылар, комбайнчылар, сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр бүләкләнде.
Бүләк җыярга килүчеләр дә, артист күрергә теләүчеләр дә рәхәтләнеп ял итте. Быел аның һава торышы да күңелгә ятышлы булды бит. Кояшы та кыздырмый, яңгыр да яумый. Җиләс кенә матур көн булды. Сәхнә тирәсенә Илсөя Бәдретдинованы яратучылар җыелды. Илсөя районны яратуын яшерми ул. Сәхнәдән дә шул турыда сөйләде.
– Элек ирем Илфак белән авыл клубларына килер идек. Концерт карарга унлап кеше килә. Кайдадыр унбиш булалар. Кая анда акча эшләү! Бензинга да акча җитми иде. Аның каравы без моннан бер дә ач кайтмадык. Кунак итеп җибәрәләр иде. Илфак та, Мамадышта, ичмасам, ашаталар, дип әйтә иде, – дип искә алды.
Татарстанның халык артисты Филүс Каһировның да тирләп-пешеп җырлавы турында сөйләп тордылар. Авыллардан килгән тамашачы шат иде. Үзе җырлый икән, диештеләр. Ул да үзе җырламаса инде....
Сабантуйда бүләкне кызганмыйлар. Әнә Түбән Камадан кайткан Чулпан Зиннурова электр чәйнеген дә алган, үлчәү дә эләккән, җитмәсә, дүрт хатын, бау тартышып җиңеп, 8 мең сум акчалы да булганнар.
– Кеше күрергә вакыт юк безнең. Күп җирләрдә булабыз. Ул бүләкләрне чыгарып сатарлык инде. Ел буена берни алмыйбыз, әле туганнарның туган көннәренә дә бирәбез, – ди ул.
Сабан туе кичкә кадәр барды. Халык таралып бетмәсен өчен, мәйданга керүчеләргә лотерея билетлары таратканнар иде. Көндезге өчтә саллы бүләкләр уйнаттылар. Ә аннары бәйрәм тагын дәвам итте. Мамадыш сәхнәсендә «Дискотека авария» төркеме чыгыш ясады.
Түбән Яке
Бер елга җитәрлек көч! Читтән кунакка кайтучылар әнә шулай ди. Менә шул чакта, әгәр Рифат абый Мәхмүтов булмаса, дип куям мин. Сер түгел, инде хәзер элеккеге төсле сөлге җыеп кына Сабан туе уздырып булмый. Быел да авылдашларга гына түгел, тирә-яктагылар өчен дә бәйрәм ясады ул.
Мәйданга җыелган халык тик утырмады. Җәй дип тормыйлар, чаңгыда йөриләр, күзләрне бәйләп, бүрәнәгә кадак кагалар. Арбага утыртып йөгерүләр, капчык тулы онны җилкәңә салып, мәйдан әйләнүләр заманчарак булса да, онын үзеңә бирүләре күңелне күтәреп куя. Көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы саклана әле бездә.
Түбән Яке авылы элек-электән батырлары белән дан тоткан. 1983 елда баш батыр исеменә Фаил Кәримов белән Рәсил Юнысов бер сәгатьтән артык көрәшкәннәр. Берәүнең дә бил бирәсе килмәгән. Бик матур көрәш алымнары күрсәткән алар. Әле дә авыл егетләре шул үрнәктә көрәшә. Тренерлары Рәсил Юнысов – ничәмә-ничә батыр әзерләгән кеше. Сабан туйда аны да алкышларга күмделәр. Рәсил абый кул астында тәрбияләнгән егетләр арасында Россия чемпионнары да бар. Әнә шундыйларның берсе Булат Юнысов быел Түбән Яке батыры булып танылды. Тәкәсе дә сабыр гына көтте батырны. Без инде аны кызганып, су эчертеп, хәстәрләп тә торган идек.
Күңелдә рәхәт хис белән калага юл тоттык. Шәһәрдә яшәү рәхәт дисәк тә, яшәтәсе килә авылны. Мәчетеннән азан тавышы бетмәсен, мәйданнарда җыр-моң тынмасын, табыннардан милли ризыкларыбыз төшмәсен. Сабантуйның бар хикмәте дә шунда булсын иде. Матур күлмәкле җырчыга карап сокланып кына утырмыйча, милли асылыбызны сакласак иде.
Гөлгенә Шиһапова
Балтач
Сабан туйлары алдыннан районда күпләрне сөендергән, сокландырган ике вакыйга булды: беренчесе – волонтерлар, игелекле кешеләр ярдәме белән СВОда катнашучы егетләргә өч «УАЗ» машинасы, гуманитар ярдәм җибәрелде. Икенчесе – районның Чепья авылы егете Рамил Шәйхиев Европаның иң биек ноктасы – Эльбрус тавына (5642 м) менеп, анда Балтач районы әләмен кадап төште.
Ә Сабан туйлары, гадәттәгечә, җомга көнне үк – авыл көннәре белән башланды. Шимбә – җирлек үзәкләрендә, якшәмбе район күләмендә бәйрәмнәр гөрләде. «Авыл кешесенең өч көн рәттән ял иткәне юк бит, бу бәйрәмне шуңа да бик көтеп алабыз», – диючеләр дә булды. Көтеп алулары хактыр: тамаша кылырга килүчеләр бихисап иде. Авылларда хәзер ат чабышлары гына түгел, мотоблокларда узышу, авто-мотошоулар үткәрү дә гадәткә керә бара. Соңгылары әллә ни кызык та түгел кебек, әмма шул ярышларны гына карау өчен бәйрәмгә баручылар да бар. Ярыш-бәйгеләрнең төрләре арта, алар күбрәк тамашага әйләнеп бара. Кемнәрдер гаепләсә дә, тормыш үзгәрә, халыкны бәйрәмгә җәлеп итүнең бер чарасыдыр бу кадәресе.
Бәйрәмнәрнең һәркайсында авыл үзешчәннәре дә, артистлар да чыгыш ясап, халыкның күңелен күрде. Балалар өчен исәпсез-хисапсыз аттракционнар эшләде. Сатулар гөрләде. Кайчандыр этешә-төртешә туңдырма сатып алып ашау район Сабан туйларында иң бәхетле кешеләргә генә насыйп булса, хәзер нәрсәләр генә пешермиләр, нәрсәләр генә сатмыйлар! Иң гаҗәбе: барысында да – чират! Әмма бер генә җирдә дә этеш-төртеш юк. Бар кешегә дә җитәсен беләләр, җитмәсә, тансык әйберләр түгел, аларны башка көннәрдә дә ашап була. Бөтен җирдә кибетләр гөрләсә дә, дистә еллап инде район Сабан туенда исерткеч сатылмый. Хәзерге бәйрәмнәрнең иң уңай ягы, мөгаен, шулдыр.
«Балтач» ял паркы төзелгәннән бирле район Сабан туена килүчеләргә гаиләләре, дуслары белән бергә ял итү өчен бик күп уңайлыклар арткан. Беседкалар, утарлар, махсус урыннарда ул көнне кеше өзелмәде. Тамаша карап арыганнан соң күләгәдә хәл алып, яңа көч белән кабат мәйдан тирәсенә күчтеләр. Ә мәйданда... кыр батырлары, «Балтачның мактаулы гражданины» исеменә лаек булучылар, шушы көннәрдә генә истәлекле вакыйгаларны билгеләп үтүчеләр бүләкләнә... Эстониядән кайткан кунак чүлмәк вата, кызлар, малайларны уздырып, авыш баганага менә... 11 тапкыр район Рабан туе баш батыры булып рекорд куйган Айдар Хәйретдиновның улы Аяз яшүсмерләр арасында баш батыр булып кала, Яңгул егете Руслан Рәфыйков дүртенче ел рәттән баш батыр булып таныла...
"Быел бигрәк тырышып әзерләнгәннәр!» Ел саен шулай дип әйтсәләр дә, оештыручылар моңа шат: тамашачылар биргән иң зур бәя шул бит инде.
Гөлсинә Хәбибуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!







Фикер өстәү
Фикерегез