Газетага язылу

Яшел Үзәндә «Магнит» складының түбәсе ишелгән: зыян күрүче бар

️Яшел Үзәндә 10.30 сәгатьтә “Магнит” склад үзәге корпусларының берсендә 100 кв.м мәйданлы түбә ишелеп төшкән. Бу хакта «Яшел Үзән медиа» хәбәр итә.

Яшел Үзәндә «Магнит» складының түбәсе ишелгән: зыян күрүче бар
Татмедианың Телеграм каналы

Зыян күрүче хатын-кыз Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенә озатылган.  Аның умрау сөяге сынган, эче җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән.

Хәзерге вакытта ишелгән түбә өлешләрен күтәрү белән мәшгульләр. 

Күңелсез хәл килеп чыккан урынга шәһәр мэры, прокурор һәм барлык ашыгыч хезмәтләр килгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре