Төзелеш объекты бүгенгә яртылаш – 53 процентка әзер. Гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр мәйдандагы бина ике катлы, подваллы булачак. “Дом заботы” 120 урынга исәпләнгән.
Хәзерге вакытта фасадын эшләү, түбәсен ябу, яңгыр сулары канализациясен сузу эшләре төгәлләнеп килә. Бина эчендә бизәү һәм кирәкле барлык инженерлык челтәрләрен – су белән тәэмин итү, канализация, җылылык бирү, җилләтү, электр уты челтәрләрен монтаждау эшләре алып барыла.
Проект кысасында тирә-юньне төзекләндерү: җәяүлеләр сукмакларына асфальт төшәү, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру күздә тотыла.
 Проект өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм илкүләм проектның төп бурычларыннан берсен –өлкәннәрнең гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез